Жамалов Чингизнең истәлегенә.

 

 

Быел, 2013 нче елның май аен зур кайгыларда уздырдык. Шуларның берсе- авылдашыбыз, дустыбыз Чингиз Феракша улын югалтуга дучар булдык.

Чингиз бик сабырлыклы, ярдәмле, гаиләсендәге, бигрәк үзенең бердәнбер баласын  Алинаны  өзелеп сөүче адәм, ата  иде. Урны Җәннәттә булсын иде. Амин.

 

Хәләл җефете Света да Чингизның соңгы көннәренә кадәр аның яныннан бер адым да якка китмәде. Аның авыр хәлен -җиңеләйтергә тырышты. Шулай ук якын дуслары да һәрчак ярдәмдә тордылар. Чингизның истәлеге якты булсын иде, исеме дә озак саклансын иде.Амин. Шуннан чыгып языла бу язмалар.

 

 

 

 

Чингизның истәлегенә багышлап.

 

Нинди сүздән башлыйм язуымны,
Нинди уйлар килер башыма.

Ничек кенә матур язсам да бит
Чингиз кайтмас туган йортына.

 

Аралар безнең хәзер ерак,

Ул  ятадыр кабер йортыңда.

Әллә шигырь, яисә  бәетме

Языйм, дустым, синең турында.

 

Юк, бәет дигәч   тәннәремнән

Яшен узган кебек буладыр.

Язам шигырь, ул йомшак җилдэй

Күңелләргә өмет саладыр.

 

Юк, кайтмассың инде син тагын,

Син китмәдең кабат кайтырга.

Синең каршыңда бурычыбыз бар:

Исемеңне  озак сакларга.

 

Нинди әрнүләр кичердең син

Авыр сырхау вакытларыңда.

Нинди уйлар уйладың син

Үлем  минутларыңда?!

 

Рәхмәтле булып,  Ходайдан сора
Әйтер өчен соңгы сүзеңне.

  Ул кичерер синең ялгышларны,

Кабул  итәр соңгы теләгеңне.

 

 Тынга калып тыңларбыз без

Ераклардан килгән тавышыңны.

  Куллар күтәреп Ходайдан сорарбыз

Тынычландыр дип синең җаныңны.

 

-------

 

И, Ходаем! Йомшак итеп сорыйм:
Ник Син миңа озын гомер бирмәдең?

Яшәп туймадым бит  ак дөньяңда,
Газрәил ферештәңне җибәрдең.

 

Кыска булды  минем гомерем,

Сизмәдем мин  яшәү шатлыгын.

Ничек шулай, кырык ике яшендә

Җаным күрде гүрнең   газабын.

  

Карап туймадым табигатькә,

Ә тышта бит матур яз килгән.

Алма-чияләр чәчәк эчендәләр,
Шундый язда мине үлем көткән.

 

Бик яшисе иде тагын бераз

Гаиләмнең җылы түрендә.

Тик сулышым чыгып китте

Балдызымның туган көнендә.

  

Саулык дибез, саулык дибез......

Тик  кадерен бит  белмибез.

Адәмгә һаман бик күп кирәк,

Үлем килгәнен дә көтмибез.

 

 

Тышта яз бит, кошлар ирегеп

Кайтканнар туган җиргә.

Күк йөзендә юк болытлар,

Җир ябылган  яшеллеккә.

 

Күмелгән көнем кояшлы булды,
Тик җил дә акрын исмәде.

Агачларда  һәрбер яфрак

Тыныч торды- селкенмәде.

 

 

Гәүдәм белән җаным керделәр

Безнең каберлекләргә.

Ятар урным билгеле иде,
Баскан идем шул җирләргә.

 

Мине күмгәч, иртә белән

Җылы йомшак яңгыр яуды.

Ходаем шулай хәбәр биреп

Күк ишекләрен миңа ачты.

  

Икенче көнне  кабереремне

Ак чәчәкләр күмделәр.

Якыннарым минем рухыма

 Сүрәләр укып киттеләр.

 

Зур теләгем: гонаһларымны

Инде Ходай үзе кичерсен.

Мин кешеләрне рәнҗетмәдем,

Җәннәтләрен миңа бирсен.

Атам –анама бирсен сабырлык,
Кайгыдан алар- бөгелмәсен.

Хәләл җефетем кызым белән

 Матур тормышта   яшәсен.

 

Тагын кабат күрешмәбез

Тик күрешербез төшләрдә.

Катем-дога мин көтәрмен

Җәй, кыш, язын, көзләрдә.

 

Бәхиллек биреп саубуллаштым

Сезнең белән авылдашларым.

Миңа рәнҗеп сез калмагыз,

Тыныч булсын җаннарым.

 

 

-----------------

   

Бәет дигәч, мәет күз алнында

Басып торган кебек буладыр.

Шигыр дигәч, Чингиз - яныбызда,
Тик  киткән ул бераз....  каядыр........

 

М.Максут.

20.05.2013 ел.

 

 

Язмышым.Тормышым.Сагышым.
( Света исеменнән).

Утка ташлап булмый,
Суга салып булмый
Йөрәгемнән чыкмас  сагышны.
Кире кагып булмый,
Сорап та  алып булмый
Маңгайдагы  булган язмышны.
----------------

Күз алнымнан китми,
Күнелемнэн чыкмый
Синең  жылы, шомшак карашың.
Ник бик тиз син киттең,
Йөрәгемне өздең,
Ник тиз сүнде “Туган йолдызың”.

------------------

Кайсы яктан көтим,
Кайсы җирдән эзлим,
Ник булмый соң сине кайтарып?    
Без  яшәгән еллар
Бик зур бәхет булган,
Балабызга сөйлим сызланып.

---------------------

Эй күрәсе иде
Тик бер генә сине
Бүгенгесе авыр көннәрдә.
Яннарыңда булып,
Дустым, сагынам,- диеп,
Тик бер күрәсе иде төшләрдә.

---------------------------

Суынмады хисләр,
Бар бит әйтер сүзләр,
Кемгә сөйлим  инде аларны.
Тик сабырлык сорыйм,
Сиңа  дога укыйм,
Тынычландырып, синең рухыңны.

-------------------

Кыш китерде сине,
Җәй кавыштырды безне,
Бергә яшәр өчен якты дөньяда.
Бик тиз көзләр җитте,
Тормыш яме бетте,
Дөнья ямьле – бергә булганда.

---------------------

Тагын  килер язлар,
Сине югалткан айлар,
Тагын ачылыр минем яралар.
Син – язмышым идең,
Син- сагышым булдың,
Синсез үтә безнең тормышлар.
(М.Максут. 08.12.13г)



 

                    Жамалов Феракша абый истәлегенә.

Менә  авылдашыбыз  Жамалов Феракша абый да вафат булып куйды.
Гомере буе алмый-талмый хезмэт итте: колхоз эшләрендә, йорт эшләрендә, каберлеклар эчендәге  хезмәтләрдә көчен кызганмый торган авылдашыбызның  берсе иде.
Чөгендер,бәрәңге, иген кырларында алдынгы, югары  хезмәтләр  күрсәтеп, зур уңышларга һәм  авылдашлар каршында зур хөрмәткә лаеклы булган авылдаш диеп санала.
 Күп тапкыры аның батырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге турында район газеталарында язылды.
Ул  районыбыз, Шубино колхозы  хужалыгы  исеменән төрле орден, мактау грамоталары,  благодарностьларга лаеклы булды.
Кая гына Феракша абый эшләсә дә, ул эшне урны җиткереп, бер дә авырсынмый гына, әйткән сүзенә ия булып, авылдашларга да ярдәм күрсәтте.
Күп тапкыры миңа аның белән очрашырга туры килде. Очрашу урныбыз күбесенчә каберлекларда  берәү авылдашны күмгәндә була иде. Соңгы тапкыры очрашу көнебез  13 июль булып чыкты.
Ул кызганмады үз хезмәтен мәетләребез өчен дә. Мәет  күмгән көнне актив катнашучыларның берсе иде. Шул гына түгел,  вакыты буш булган көннәрне дә каберлекларга менеп, үз ихтияры  белән, киселгән агачлар кучаларын яндырып йөрегән авылдашыбыз. Андый  актив кешеләребез меңләгән авылдашлар арасында  тик 1 дистәгә генә җыела дисәм дә гонаһ булмас.
Феракша абыйның тарих белән кызыксынганын мин инде күптән беләм. Авыр хезмәтләрдә эшләсә дә, вакыт таба иде төрле китаплар укырга, шулай ук тарих китаплары. Каян шул кадәр вакыт, интерес таба булган икән бу адәм.

Аның турында язылган иде сайтта статьяда 

Кабер кызучыларыбыз   

Шулай ук шунда  лето 2009г  
 Зур кайгылар кичергән авылдашыбыз Феракша абый  турында күп язарга була аның үрнәкле тормышыннан чыгып.

Үлем барлыгы икәнен һәркайсыбыз белә, тик шундый яшьтәге возраста вафат булу – конечно иртәрәк иде.

Барлык куйган  хезмәтләре өчен  Феракша абыйга тагын бер кат рәхмәтләребезне белдерәбез. Жэннэттэ урны булсын иде.Амин.
Хәләл җефете Наилә апага һәм Феракша абыйның якын туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

                                                                        М.Максут.

Русча әйткәндә: бу фото авылыбызның "Золотая эра" вакытындагы период.Или фото из "Золотой коллекции" шубинцев. Кешеләр алмый-талмый, зарплатаның хакын уйламый, йөзләре белән җир себергән выкыт. Йөзләре белән җир себерсәләрдә, хезмәтләрендә шатлык таба белделәр, зур рәхмәтләр ишеттеләр, аларның сүзләре дә югарыда  иде.

              Хезмәт кешегә  шатлык, дан  китерә торган еллар.

 

                                                   М.Максут.

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music File 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music File 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music File 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 Audio File 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 Audio File 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.