Миндә шундый фикерләр.


   Безнең  нижгар  татарлары  арасыннан  якташларыбыз, 17-18 нче гасыр барышында  төрле сәбәплэр аркалый, туган якны ташлап, чит җирләргә 
  киткәли торган булалар 

    Алар бәхет эзләпме, яисә Рус  хөкемәтенең   законнарына буйсынырга теләмәгән булыпмы, юнәлгәннәр Казан һәм Уфа якларына.

 Шул ук вакыт, Казан ягы татарлары, рус хөкемәте законнарының басымы чыдамыйча, төрле  авыллардан  төркемнәргә жыелышып,  киткәләгәннәр хәзерге  Башкирия  жирләренә.  Бу темага язылган УФАГЕН сайтында.
   Шулай ук ГАНО һәм
 ЦАНО архивларында да бардыр материаллар бу турыда.

Ничек кенә булса да, туган җирдән аерылып, чит җиргә китү – бик авыр вакыйгалардан диеп уйлыйм.

-----------

    1990 нчы елны беренче тапкыр кызыксынып  Н.М. Карамзин. История государства Российского  китабын кулыма алдым. Анда татар халкы , а именно, булгар халкы турында 2-3 җөмлә укыгач та - шатландым. Тик шуннан гына  белдем :булгар( татар) кешесенең  8 нче гасырда ук үз дәүләте булганлыгын.
---------

    1997 елда, безнең  бер Мәскәүдә яшәүче туганыбыз Равиль  Мостафа улы  авылда безнең йортта   кунаклый булды. Әтием белән очрашканда, Имамов Вахит Шаиховичның “китабын” әтиемә бүләк итте. Минем бүгенгесе уйлавым буенча, ул бик  зур бүләк булган икән. Тик аны китап диеп әйтерлек юк иде, чөнки  Равиль абый принтер аша суктырылган һәм китап формасында эшләнгән варианты гына иде. Билгеле инде, эш  китапның ямьлелегендә түгел, ә эчтәлегендә. Шул “китапны” , 1997елларны укыгач, миңа күп нәрсәләр ачыкланды. 

 

    Аннан тагын да тарихи китаплар укылды. Шуларның арасыннан хәрби хезмәттә булган татарларның тормышлары мине кызыксындырды.

   Ерак җирләрдә хәрби хезмәттә булган, рус хөкемәтен саклар өчен сугышларда булган, рекрут эшләрендә.  , күп газаплар кичергән, аннары туган якларына  кайткан якташларыбызның хөрмәтенә багышланган бер китап сыман язмакчы булдым. Китапның эчтэлеге дә  инде әзер иде. Үз-үземә ошанган кебек тә булдым. Сүзне – сүзгә, фикерне- фикергә ябыштырып, безнең мишәр, татар кешесенең  батырлыгы турында, тормыш газаплары турында язу – хәлемнән килер иде диеп уйласам да, барыбер, күбесенчә, ул язма  башка тарихчылар язганны кабатлау гына булган булыр иде.

   Шуннан чыгып, кыска гына бу үз фикерләремне шигырь формасында  гына язарга булдым. Хотя, бу очракта, барлык фикерләрне  тапшырып бирерлек булмас диеп уйлыйм.
------------

   Халкын, үзен хөрмәтләгән кеше  гомерендә хоть бер тапкыры шул Имамов Вахит Шаихович исеменннән язылган китапны укып чыкса иде.
Бүгенгесе, электронный вариантларда  язылган күп китаплар бар. Үз тарихы белән кызыксынган кеше укысын иде
  В.Х.Имамов. «Запрятанная история татар».

 

------------

 

   Күз алдына китерик иде: 1672-1681 нче елларда  Рәсәй белән Турция арасындагы булган сугыштан соң,  1660 нчы елны туган, безнең дә бер авылдашыбыз Ислам Керимов  шул сугышта катнашкан диеп. Сугышта  авырлыклар кичереп, исән калып, тик 1684 нче елны гына "Шоба иле" авылы, Алатыр өязе, Симбирск губерниясында булган  туган гаиләсенә кайтып җитә.

    Тик Крым сугышларын әйләнеп кайткан авылдаш, туган җиренә кайтып, бәхет таба алмый. Беренчедән, урта яшьтәге ата-анасы авыр чирләрдән  вафат булып куйганнар иде инде, икенчедән- туганнары арасында утар җирлэр (родовай земля) үз-ара бүленеп беткән иде инде.

  1686 нчы елда Шоба илендә узган “Сверка поместных земель” дигән документта да аның исеме кая да язылмады.

   Ничек кенә булса да , Ислам, бер туганы белән дә бәхәсләшми, көз-кыш буе төрле хезмәтләр куя. Аз гына булса да рус телен бераз белә иде, плотник эшләрендә матур  итеп башкара иде. Авылдашларга өйләр, сарайлар, кечерәк милчәләр, коелар һәм башка төрле   эшләр башкарды. Бар авылдашлар да рәхмәтле булдылар аңа.

   Төрле шәһәрләргә, базарларга  йөреде. Ит, күрек(мех) сату белән дә шөгелләнде. Шул вакытларда Казан ягыннан булган мишәр сәүдәчеләр белән сүз тотты. Якын итеп танышып куйды.

   Шулай, шундый авыр, туктаусыз мөшакатьләр белән, күзгә күренми генә,  узып китте аның ике елы.

 

   Тик, көннәрнең бер көнендә, Алатырь  базарында очрашкан бер Казан  егете  белән сөйләшкән әңгәмәсе( разговор) исенә төште. Казан якларындагы тормыш турында аңлатмалар, аны кызыксындырган  төрле вопрослар тагын кайтып аның фикеренә бик нык керделәр.

   Шуннан соң, Ислам башка бер  базарда  шул Минзәлә якларында булган Фатих исемле егетне тагын очратты һәм аңа үзе турында сөйләгәч, Фатих аны үз якларына алып барырга булды.

Шулай итеп, безнең авылдаш, бәхет эзләпме, яисә үзен һәм һөнәрен тулысынча ачыклар өченме, әллә башка бер сәбәп булыпмы, Минзәлә якларына китә.

 

 


(1685 ел.Алатырь-Казан юлы).

Юлда барганда. 

 

Бэхет эзләгәндә.

 

Юлда бара ике егет
Ерак-ерак жирл
әргә.
Берсе кайта туган илг
ә,
Берсе - б
әхет эзләргә.

 

Икесе дә ат өстендә,
Суккалыйлар атларын.
 Сөйлэшеп баралар алар
Кыскартып  чакрымнарын.


Б
әлкем элек  шул юллардан
  Йөргәндер
 бабалары.
Бер сафта
  сугышканнардыр,
Бер  булып дошманнары.

Булгар дигәне Фатих була,
Миш
әре - безнең Ислам.
Аларны
ң шулай баруларын
Мин  яктан к
арап барам.

 

Узалар Алатырь җирен,
Кирәксенми с
әгатьне.
Казан ягына баралар
Карап матур табигатьне.

-----

-Сукма, Фатих,син атыңны,
Аны ашыктырган булып.
Барыр юлыбыз алда озын,
Йөрмик  тузан туздырып.

“Әкрен бар- җитешерсен”,-дип
 Халык юкка әйтмәгән.
Юл чатында мөмкин калу,
 Ашыгучы- барып җитмәгән.

 Атларыбызны ашыктырсак-
Алар  тиргә төшәрләр.
“Ашыккан -ашка пешкән”,- дип,
Юкка гына эйтмиләр.


Син кайтасын туган җиргә,
Анда сине гаиләң көтә.
Ә
 мин кая ашыгам соң,
Алда мине кем к
өтә?

Туган җирне ташлап китәм,
Түгел  ике тамагым.
Ә нәрсә мине шулай йөретә,
 Язмыш, әллә  ялгышым.

 

-Да, Ислам, син – батыр егет,
Курыкмый  юлга чыктың.
Сораганга  үпкәләмә:
 җиреңне ник ташлыйсың?

 

- «Юл газабы- гүр газабы”,
Халык юкка әйтмәгән.
“Утта янм
ый, суда батмый"
Мишәр
 егете бетмәгән.

 

Мин  уйлыйм: югалмам диеп
Бу катлаулы дөньяда.
Шуның өстенэ синең кебек
Егет  булгач  янымда.

 

Сине  ышанычлы  дип саныйм,
Бездә булсын чын дуслык.
Байлык артыннан мин бармыйм,
 
Булсын иде -  тынычлык.

 

-Кабат сорыйм, Ислам, синнән:
Китүеңнең төп сәбәбен.
Миңа
 да сабак булсын иде,
Белим шуның 
 мәгънәсен.

-Күп авырлыклар туры килде
Миңа яшьли күрергә.
Сугыш газапларын  белдем,
Ачлык, чир кичерергә.

 

Шобагага  миңа чыкты
Хәрби хезмәткә китәргә.
Берничә ел намус белән
        Гаиләм бурычын  үтәргә.......

 

Әйттем инде, ашыктырма,
 Дустым зинһар атларны.
Соңгы тапкыр мин узамын,
Карап туган якларны.

 

-Ислам,  баруны тизләтик,
Белмибез бит көз көнен.
Күк йөзендә күп болытлар,
Кыскарак тот тезгенең.

 

Каршы булып яңгыр яуса,
Аяк асты бозылыр.
Кыр уртасында мөмкин калу,
Барыр юлыбыз  тукталыр.

 

-         Син беләсенме, Фатих,
Атым исеме -Юлтабыр.
Күп елгалар йөзеп чыкты,
Аның өчен - юл такыр.

Кырым җиреннән китерде
Ул бит мине кайтарып.
 Өч ай буе ат өстендә 
Тормадым мин
 утырып.

 

Көне-төне туган илгә
Чаптым мин бертуктамый.
Атым минем лачын  кебек,

Беркайчан да сынатмый.

Хәрби хезмәтем беткәч үк
Туган ягыма кайттым.
Тик әни белән әтине
Каберлектә мин таптым.

 

Мәхаббәтем – Айсылу иде,
Бердәнбер сөйгэн ярым.
Күршеләр булып  яшәдек,
Аны да мин югалттым.


Минем кайтуымны көтми
Атасы никах корган.
Авылдагы  бай егеткә
Иргә дә биреп куйган.

 

Оныталмыйм  Айсылуны,
Башканы
  эзләмәдем.
 Тик һаман да аны күргәч,
Өзгәләнгәнде  йөрәгем.

 

Менә шулай үтте ике ел
Төрле хезмәт эчендә.
Бәхет теләп саубуллаштым,
Көннәрнең бер кичендә.

 

Менә хәзер синең белән
Барам  бәхетемне эзләп.
Син мине аңларсың, Фатих,
Сөйләмим лә җентекләп.

 

-Аңладым сине, Ислам,
Синең күңелең яралы.
Мәхәббәтне югалтсаң да

  Омтылышың мактаулы.

 

Юатыр сүзләр һич тапмыйм,
Мәхәббәт –нечкә хисләр.
Чын дус булып сиңа телим:
 Алда бәхетле көннәр.

 

Дөресен әйтим:  күрү белән
Син дә миңа ошадың.
Ышанычлы, омтылышлы
 Мишәргә ошагансың.

 

-Рәхмәт җылы сүзләреңә,
  Ышанычлы дус кирәк.
Бүгенге безнең тормышта
 Ул үзе  бер зур бүләк!
---------

-Зур күпергә җитешәбез:
 Шунда  ярты юлыбыз.
 Миңа таныш  бер авылда
Ял итәргә туктарбыз.

Иртә белән таң алнында,
Тагын чыгарбыз юлга.
Сиңа бер сүзем бар кебек,
 Әйтермен шуны
 юлда .
--------

Хәерле иртә,-диде хуҗа,
Кунаклар аерылгач  йокыдан.
Тамаклар туеп, саубуллашкач,
Ислам сорады дустыннан.


-         Ни эйтмәкче идең, Фатих,
Бармы шатлыклы хәбәрең?
Әллә берәр йомышың бар,
Әйт, син, - үтим теләгең.

 

-Юк, юк, йомыш  түгел,
 Белмим ничек башларга....
Минем матур сеңелем бар
Көтә туган якларда.

 

Исеме аның Алтынбикә,
 Синнән ул бераз кече.
Турылыклы, татлы телле,
Кызганмас  хезмәт көче.

 

Менә тиздән  җитешәбез
 Минем туган авылыма.
Туганнырым мине көтә,
Шатланыр син дустыма.

-Рәхмәтле мин: синең сүзләр
 Минем өчен бик җылы.
Гаиләгезгә артык булмам,
Артса да
 кеше саны.

 

Тирән итеп уйлый киләм:
Бу якка урнашуны.
Авырлыктан мин курыкмыйм,
Көтәмен кавышуны.

 

-Бар да яхшы булыр, Ислам,
Син үзең
 тырыш кеше.
Безнең якта  мишәрләр бар,
Матур аларның эше.

 

Шулай дус яшәргә тиешбез,
 Кайларда гына булсак.
Булгармы ул, мишәрме ул
Дус яшәсеннәр һәрчак.

------------------

Мин, язучы, карап тордым,
Алда
 булачак хәлләрне.
 Сөйләвемне дәвам итәм,
Язам ошбу сүзләрне.
----------

Килә, килә, килеп җиттеләр
Фатихның туган ягына.
Киң елга буена төзелгән
Күркәм
 татар авылына.

Тирә –якны карый-карый
Җиттеләр капка алдына.
 Бисмилляхи,- дип әйттеләр
 Бастылар йорт туфрагына.

 

Аларны күреп, каршы чыкты
Өйдәге бар туганнар.
“Туганыбыз тиздән кайтыр”,- дип,
Алар көтеп торганнар.

 

Кунакны да якын итеп,
  Тиз күтәреп алдылар.
Юлдагы ару чыксын дип,
Мунчаны да яктылар.

 

Инде күп язып тормыйм,
 Бу эшләр безг
ә таныш.
Булгарда да,  мишәрдә дә
Гел 
шулай каршы алыш.

 

Чәй артында көтеп тордылар
 Алтынбикәнең кайтканын.
Ул инешкә  суга киткән,
 Көтми калган  туганын.

 

Менә бервакыт ишекне ачып
Керде өйгә бер чибәр.
Шундый матур, бигрәк күркәм,
Сокланыч, исең китәр!

 

Озын буйлы, кара чәчле,
 
Йомшак  анын карашы.
Туганын   кочаклады да:
“Кайттыңмы!?”,-дип сорады.

 

Исламны күреп, исәнләште,
Тик бераз 
 ояла калды.
Кунакны  ул кыстый-кыстый,

Чынаякка чәй салды.

 

Бу матурлыкларны күреп
Исламның  күңеле тулды.
Бу гаилә бик  дус икән”,- дип,
 Эченнән уйлап куйды.


Шулай итеп, ул танышты
Фатихның сеңелесе белән.
Ислам күзен алалмый торды
Алтынбикәнең йөзеннән.

 

-Эчегез, эч,- кыстады Алтынбикэ,-
Сез  ерак юлдан килгән.
Ә без сезне көннәр буе
 Зарыгып, кайгырып көткән.

 

-Бүген барыбыз да ял итәбез,-
Әйтте Фатихның әтисе.
-Егетләр барсын мунчага,
Аларның бар ял итәсе.

 

 Башланып китте Исламның
Чит жирдә тормыш юлы.
Кемгә дә кысынкы булмады,
Өй шатлык белән  тулды.

Мишәр егете эшсез тормый,
Күбесе алтын куллы.
Нинди генә хезмәт булса да,
Бар эшкә - алар юллы.

 

Кулларына балта алып,
Ул сарай эшләп куйды.
“Сезгә су ерак икән”,- дип,
 Бер тирән кое уйды.

 

Нәкъ суның тәмлесе иде,
 Шул коеның сулары.
Авылдагы кешеләрнең
  Якынайды су юллары.


 Тиз арада танулы булды
 Безнең мишәр Исламыбыз.

 Әйтүчеләр бик күп булды:
  "Сезнең алтын кулларыгыз".

 

Дөрестән дә, танулыдыр
Батыр мишәр егете.
Кирәк булса - үзен саклый,
Күркәм аның  хезмәте.

-----------

Күз йомганчы үтеп китте
Санаулы айлар, еллар.
Алтынбикә үсеп җитте,
 Югалды  оялулар.

Җентекләп язып булмый,
 Тик булды  тормыш рәхәт.
Ислам кызны бик яратты,
 Уянды чын  мәхаббәт.

 

(1686ел)

Мөселман гадәте белән:
Язын нихак укылды.
 Болгар белән мишәр каны
Тагын бер кат кушылды.

 

Киләчәктә бу гаиләдә
Туды ике ир бала.
Ислам үз хезмәте белән
 Төзеп куйды бер  бина.

 

Баланың берсе -Ишмурат,
Икенчесе — Шехмурат.
Се
ңелегез  булсын иде дип,
Бабасы әйтте кат-кат.

 

Балалар үсеп җиттеләр,
 Хезмәткә батыр булдылар.
 Ни эшләргә тотынсалар да
 Аталары кебек осталар.

 

Тыныч булып үттеләр
  Казан  җирендә бу еллар. 
Булды тынычсыз көннәр,
Булган  чакта анда  руслар.

------------

Шунда житеп, ярар иде
Язуымны т
әмамларга.
Бу гаил
әгә бәхет теләп,
Алар
 өчен шатланырга.

 

Яшәсен иде бу гаилә 
Б
әхетләргә төренеп.
Ислам б
әхетен тапты бит,
Шу
ңа карыйм сөенеп.
------

 «Дөнья тигез бармый,- диләр,
 Төрле булды
 көн- күренеш.
Безнең белән  бәйле түгел
 Бу дөньяда яшәеш.

-----------

Сирәк кенә булса да,
 Ишетелә торды  хәбәр.
  Патшаның эмиссарлары
  Казан җирләренә килгән.

 

Тулысынча яза калсам
Барлык булган хәлләрне,
 Белемле фәрештәләр дә
Тапмас кирәк сүзләрне.

 Ничек кенә тырышсам да
Җитмәс  әйтер сүзләрем.
Күз алдыма китерә калсам,
 Яшьләнәдер күзләрем.

 

Бик зур ясак куйдылар
Биредә яшәүче халыкка.
Күпләргә җәза бирделәр,
 Калдырмый тынычлыкта.

 

Кемдер чукындырудан
Ташлады туган илен.
Кемдер тынычлык теләп
 Эзләде  торыр  җирен.

 

Чыдамагач,  халык күрсәтте
Рус гаскәренә каршылык.
Шуннан соң Казан жирендә
Булмады  бер тынычлык.

 

Күп кешене озаттылар
 Төзергә бер шәһәрне.
Тамыкка бәрделәр кебек
 Мөселман кешеләрне.

 

Күпме анда ятим калды,
Күпме корбан булдылар.
 Калган эби-бабайлар
Кабергә  ятмадылар.

 

Бер сүз белән әйткәндә:
Сыкты мөселман канын.
Күпме генә сыксалар да,
Алалмадылар  җанын.

 

Ни җитми Рус патшасына,
Ник яшәми тынычлап?
Никъ мөселман канын түкте,
Диненнән алды каерып?

Күп еллар буе газаплады
Азат йөргән татарны.
Эмиссарлар басымы артты,

 Сизми канга батарны.
 

Ошамады  татар  халкына
 Хөкүмәтнең карары.

Теләде  каршы торырга,
Тик таркау иде сафлары.

-----------------

Тик унсигезенче гасыр башында
Казан  башын күтәрде.
 Күп
 батырлар һәлак булды,
 Татар бурычын үтәде.

 

Кыска итеп сөйләп китәм
Мин аларның күрмешен.
Арба-чанага төялеп
Еракка  юнәлешен.


Киттеләр Уфа ягына,
Аның киң даласына.
Кемдер барыр юл тапмады,
Кайтты  үз туганына.

 

Фатих дусның гаиләсе дә
Мәҗбүр булды китәргә.
Шулай итеп алар юнәлде
 Уфа ягы кардәшләргә.

 

Авыл очыннан узганда
Т
уктадылар зиратка.
Кул к
үтәреп дога кылдылар
М
әетләргә, ир-атка.

------------

Авыр юллар алар кичте
Кайнар аш-су күрмичә.
Барысы да  зур кайгыда,
Бардылар  сөйләшмичә.

 

Тик арада олы татар
Җылы сүз таба алды.
-Юллар ерак, сабыр булыйк,-
Катлы-кат әйтә барды.

 

Инде ерак киттеләр
Алар туган җирләрдән.
Ял итәргә утырдылар
Кояш кыздыра күкләрдән.


Нәкъ шул вакыт Алтынбикәнең
 Хәле авыраеп китте.
-Ислам, сулышыма  авыр,

 Үләр минутым җитте.

-Чү бәгърем, ни булды соң,
Син бит бер  зарланмадың?
Башкаең әйләнгәндә дә,
 Бар эшләрне башкардың.

-Мин бит тагын бала көтәм,
Шуны  әйтмәкче булдым.
 Озын юлга чыгар алдыннан
Никтер эйтәлми  калдым.

 

 Туганнар тырышсалар да
Ярдәм итә алмады.
Кайгырулар, ерак юллар
Яктан гына узмады.

 

Берүк вакыт киселде ике гомер,
Ана һәм тумаган баланың.
 Бу гөнаһлар кем өстендә инде?
Билгеле -ил патшасының.

 

Ислам елады авыр кайгысыннан,
Тынычлана алмый озак сәгать.
Ике бала
сы да яшен түкте,
Аналары иде бик әйбәт.

 

Шул юл кырыенда калды ятып
 Мәңгегә Алтынбикә.
Мондый әрнү хәләл җефетенә
 Гомер буена җитә.

 

Ул чакларда   кайгылардан
Күп гаиләләр тетелде.
Балалары ятим калды,
Бик к
үп кан-яшь түгелде.

 

Адәм эшләнмәгән тимердән,
Хәтта тимер дә - өзелә.
Кешегә дә зур кайгы килсә
Ул да чыдамый – бөгелә.

Исламыбыз да бөгелде кайгыдан,
Жылы сүзләр ишетсә дә.
Фатих
 һәм аның туганнары
Аның
 кайгысын бүлешсә дә.

Юл уртасында калып булмый,
Ничек алга бармаска?.
Балаларны саклыйсы бар,
Кирәк туктап калмаска.

 

Кайгы килсә ялгыз килми,
Бер-берт артлы киләдер.
Уфа жирләренә
 житкәч,
Юлтабыр  туктый нигәдер.

Таулар төште, таулар менде,
Тартып йөкле арбаны.
Иясе
 белән бергә кичте,
Тик
 ул бер сынатмады.

Ерак юлда бара торгач,
Берничә
 ат үлделәр.
Аларны да ияләре
Күз яшь түгеп күмделәр.

Исламның
 да батыр аты
Бик кинәттән юк булды.
Кырымнан  кайткан малкайның
 Минут та
 җаны сулды.

Шунын белән бетмәде сынау,
Бәхетсезгә - жил каршы.
Ислам  баласына караса-

Баласын зәхмәт алды.

 

-         Ни булды, улым, Шехмурат,
  Кайгыданмы бөгелдең,
Эллә барыр көчең бетте,
Шуңа күрә
 бирелдең?

Ислам кулына күтәрде:  
 Агарынган- баласы.
Күзләре никтер  кысылган,
Юк янында анасы.

 

Унике яшьлек баланы
Кояш утларга салды.
Ата аның түбәсеннән
Калдык суларын салды.

 

-Әйдә утыр, улым, арбага
Фатих абыең янына.
Тиздән барып  житәрбез,
Ял ит, берни уйлама.
----------

Килә-килә килеп життеләр,
 Бер зур тауның  битенә.
Барысы  да туктадылар,
 Караштылар бер-берсен
ә.

 

Бервакыт тынлыкны бозды
Арадагы бер  татар:
-Уфа жирл
әренә життек,-
Алда  тора   авыллар!

 

Без барыбыз  бердәм булып
  Урнашмыйк бер авылга.
Б
үленешик төркемнәргә,
Булыр жинел урнашырга.

Башкортлар - безне
ң кардәшләр,
Б
әлки каршы килмәсләр.
Бу якларда
 да бит яши
Безне
ң татар, мишәрләр.

Беренче булып урнашсын
Балалылар
,  атсызлар.
Картларыбыз бар арада,
Риза ик
ән- калсыннар.

Һәрберегезгә телим жинеллек,
Саулыктан  аермасын.
Байлык артыннан бармыйбыз,
Һәрберсе бәхет тапсын.

 

Без хәзер аерылышабыз,
Онытмыйк туган илне.
Насыйп булса бер кайтырбыз,
Кайтып карарбыз жирне.

 

Нинди адәм еламасын
Шундый с
үзләрне ишеткәч.
Инде нич
ә көннәр буе
Зур авырлык кичерг
әч.

 

Ислам белән Фатих сөйләште,
Бер м
әлгә туды  сорау.
К
үзгә - күз караштылар да
 Кир
әк булмады уйлау.

Ислам балалары бел
ән
Беренче авылга тукталды.
Фатих аларга булышты
Бер мулла йортын тапты.

 

Аерылдылар кочаклашып,
Яшьл
әнделәр күзләре.
Нич
ә еллар бергә яшәп,
Булды р
әхмәт сүзләре.

Вакытлыча дип
 әйттеләр
Алар аерылуларын.
Аны бер Ходай гына белде:
Эзл
әгән нафкаларын.

========== 

Дәвамы. Икенче бүлеге.

---------

Әйтте Фатих иптәшенә
Кай җирләргә барганын.

- Атлаш ягына юнәләм,-
 Соңрак сине табармын.

 

Ислам кайтып керде өйгә,
 Килде мулла каршына.
 Сүзне башлап җибәрер өчен
 Утырды аның янына.

Берничә вакыт сөйләшкәч,
Бар фикерләр ачылды.
-Сез -юлчылар,- диде мулла,
Аш-су белән кыстады.

Мулланың исеме Хәсән ,
Хәләл җефете – Мәймүнә.
Аларның ике улы бар,
 Тик алар юклар өйдә.

Яшиләр урта байлыкта,
Күп түгел - бар җирләре.
Болында чаба атлары
Һәм сарык көтүләре.

-Хәсән абзый, беләсе иде,
Нинди ярдәм мин көтим.
Сезнең алда бурычым бар,
Шикләнмәгез- мин түлим.

Ин беренче  балаларга
Булсын иде тынычлык.
Алар да хезмәт сөяләр,
 Булмасын бары ачлык.

Миңа бер ат кирәк иде
Бүгенгесе көнемдә.
 Атсыз мин яши алмыйм,
Туганнан  ат өстендә.

Мөмкин булса алыр идем
Булса сезнең җирегез.
Яңа тормыш башлар идем,
Бәлкем рөхсәт бирерсез?

 Ислам  теләкләрен әйткәч,
Хәсән әйтте фикерен:
-Теләсәң,миндә хезмәт куй,
Минем бик күп эшләрем.

 

Җир турында берни әйтмим,
Әйдә узыйк ат карыйк.
Менә... көтү арасыннан
Үзеңә  бер ат сайлыйк.

 

Килделәр атлар янына,
-Сайла, Ислам, җитезен!.
Ә мин сине карап торам,
Нык тот аның тезгенен.

 

 Ислам сайлады үзенә 
 Атларның  иң матурын.
 Оста булган  төрк кенә
Шулай  таба тулпарын.

 

-Бу ат өчен мин әзер
 Озак хезмәт куярга.
Хәсән абзый, калды бары
Кушаматын уйларга.

 

Йөгереп килде яннарына
Ишмурат белән Шехмурат.
-Булсын иде ул - Юлтабыр,-
Кычкырдылар катлы - кат.

 

Ислам ат янына килгәч,
 Йөрәге аның очты.
Юлтабырны искә алып,
Бу атны да ул кочты.

 

-Күрәм-, диде,- мулла Хәсән,
Син атлар яратасың.

 Кадерләп тот малкаеңны,
Уйлыйм, кыерсытмассың.

Димәк,  шулай сөйләштек,
Килешүне төзедек.
Дөньялар гына булсын тыныч,
Ирләрчә сүз бирештек.

 

Вәгъдәләрне раслар өчен
 Старостага бардылар.
 Имзаларны куйдылар да
“Ризалык кәгазе” алдылар.
(договор-соглашение)

 

 Документта күрсәтелгән
Исламның бурычлары.
Әгәр Ислам үлә калса-
 Балалар  хокуклары.

-------------

Икенче көннең иртәсендә
Керештеләр хезмәткә.
Күбесенчә печән чабу,
Ашлык ташу келәткә.

 

Хәсән үзе мулла булса да
 Эштән якта калмады.
 Кояшка карап ала иде,
 Укый иде  намазын.

Шул көннәрнең барышында
Хәсәнгә килде атлы.
Кыска вакыт сөйләшү булды,
Аннан ул китеп барды.

 

Аннан, тагын  да килделәр ,
Исламны да күрделәр.
-Мишәр кешесе батыр, - дип
Аңар куллар бирделәр.

Озак сөйләшеп тормыйча
Кунаклар тиз чыктылар.
Өчесе дә кыю кешеләр,
Билләрендә кылычлар.

Көннәрнең бер кичендә
Ислам бер ялгызы калды.
Башыннан узган хәлләрне
Кайтарып уйлап алды.

Ничек авыр хәлгә төште,
Ничек хатынын югалтты.
Шул уйларны уйлый-уйлый
Ул үзен бераз юатты.

---

Хәсән белән Исламыбыз
Бик танышып җиттеләр.
Бер-берсенә ышаныч туды,
Ачыктан сөйләштеләр.

-Ислам, - диде Хәсән мулла,-
Мин аңлыймын хәлеңне.
Хезмәтеңне кабул итәм,
Тыңла әйтер сүземне:

 

Син батрак булып тумаган,
Синдә бик күп батырлык.
Кызулык та үлчәмәгән,
Тик сине бөгә ялгызлык.

 

Печән җыяр кеше табылыр,
Безгә кирәк батырлар.
Миңа килгән теге егетләр
Азатлык өчен сугышалар.

 

Минем ике үз балам да
Озак инде шул юлда.
Тик  азаулар гына белә:
Нинди алар карашта.

 

Син миннән җир сорыйсың,
Сатып алмак буласың.
Тынычлыгың булмагачтын
Ничек монда каласың.

Сезне рус эмиссарлары
Казан җиреннән куганнар.
Иртәгә бире килерләр
Безне дә моннан куарлар.

 

 Сугышыйк азатлык өчен
Бер йодрыкка җыелып.
Нигә сиңа җиремне сатыйм,
Руслар алыр каерып.

 

Чакыр син Фатих дустыңны,
Батырлар  берләшегез.
Китерегез азатлык илгә,
Шул булыр хезмәтегез.

 

 Сүзләрен әйтеп бетергәч,
Хәсән таягына таянды.
Ислам ни җавап бирер дип,
Туры күзенә карады.

-Хәсән абзый! Мин аңладым
Сезнең әйткән сүзләрне.
Мин үзем дә шул турыда
Уйланамын  төннәрне.

 

Тик баларым өчен
Бары каты кайгырам.
Мин кылыч тоткан кеше,
Халык өчен  сызланам.

 

Башкорт халкы электән
Азатлык сөйгән халык.
Дөреслекне алар хуплый,
Күрсәтәләр батырлык.

Балаларың өчен кайгырма,
Алар булыр туклыкта.
 Тик тотмамын- укытырмын,
Булмаслар наданлыкта.

Шул сүзләрдән соң уйланып
Ислам әйтте  муллага:
Балаларым белән сөйләшим,
Ризалармы калырга.

Икенче көнне иртә белән
 Ислам Фатихны  тапты.
Барлык хәлләрне сөйләгәч,
 Алар Хәсәнгә  кайтты.

 

Җыелышып сөйләштеләр
Башкорт, булгар һәм мишәр

Тормыштагы хәлне күреп

 Нәтиҗәгә килделәр.

 

 

Алда тагын авырлыклар,
Сынаулары  көтелде.
Кемдә нинди  язмыш булыр
Тик  Ходай үзе белде.

==========

Дәвамы.Өченче бүлеге.

 

Җыелышып сөйләштеләр
Башкорт, булгар һәм мишәр.

Тормыштагы хәлне күреп

 Нәтиҗәгә килделәр.

 

Нәкъ шул вакыт урамда
Атлар кешнәп  җибәрде.
 Хәсәннең капка төбендә
Ике атлы күренде.

Хәсән озаеп караса:
 Анда аның уллары.
Балаларым кайтты, - дип,
Ул шулкадәр шатланды.

Берсенең исеме Канҗәфәр
Икенчесе- Мунҗәфәр.
Икесе дә ошашканнар,
  Күренеп тора - игезәкләр.

Бар кунаклар таныш булды
Барсы бергә күрешеп.
Аннары озак утырдылар
 Үзара дус сөйләшеп.

Шул очрашу  азагында
Хәсән  йомгак ясады.
Азатлык өчен сугушының
Төп максатын сайлады.

Кирәк иде егетләргә
Халыкны күтәрергә.
Аннары бердәм булып
 Руска каршы көрәшергә.

Кирәк  азатлык китерергә
 Уфа, Казан җиренә.
 Теләгәннәр кайтсын иде
Үзләренең иленә.

 

Шушы көннән бу егетләр
 Бурычларын үтәде.
Якташларны берләштереп
Азатлыкны  күрсәтте.

Батырлыклар бик күп булды,
Була бик күп язарга.
Булгар, башкорт, мишәрләргә
Тик килде сугышырга.

Күп корбаннарны күрделәр
Бу җирнең халыклары.
Пётр Беренче киткәнче
Авыр иде тормышлары.

 

Рус гаскәре дә югалтты
Үзенең сугышчысын.
Эмиссарлар килеп торды,
 Йомшартты басымнарын.

Күп вакытлар кирәк булыр
 Барысын яза калсам.
Каләм бөгелер, кулым талыр,
Үзем дә түзә алмам.

----
Ни булса да, саклап калыйм
 Егетләрнең гомерен.
Алар кебекләр күп үлде
Белмибез исемнәрен.

Җәннәттә алар булсыннар,
 Рухлары булсын тыныч.
Беркайчан да онытмыйк-
 Шул була безнең бурыч.

Булгар, башкорт, мишәр дуслыгына
Шул рәтләрне мин яздым.
Күңелемнең якты урнында
 Аларга һәйкәл салдым.

----

1715 нче еллар.

 

Кыска итеп әйтеп китәм
Геройларның тормышын.
 Нинди булды киләчәге,
 Алдагы  язмышларын.

 

Матур сүзләр язасы бар
 Дус-кардәшләр турында.
Хәсән мулла -акыл иясе
Шул авыр заманнарда.

 

Шудый муллалар аз түгел
Азатлык өчен сугышта.
Хәсәннең эшен дәвам итте
Хәсән кебек Мурад мулла.

 

Берничә сүз әйтер идем,
“Батыр” сүзе турында.
Шул сүз белән атадылар
Чын ирләрне ул чорда.

 

Хәсән мулланың  уллары,
Фатих һәм Исламыбыз
Лаек булды  шул исемгә
 Аларны онытмабыз.

Алардан соң килде мишәр: 
Ул - Габдулла Гали улы.

  Көрәшүне дәвам итте,
Азатлык - аның юлы.

 

Халык телендә -  Батырша,
 Муллалардан ул булган.
Авыр заманалар булса да,
Дин турында уйлаган.

Фатих дустыбыз да кайтты
Изге туган җиренә.
Беренче булып аяк басты
Әти-әнисе каберенә.

Бу вакытларда Фатихның
Зурайган иде гаиләсе.
Хәләл җефете- Асылбикә
Һәм дә ике җимеше.

 

Аларның берсе – Айгөл иде,
Икенчесе – Айсылу.
Мөмкинме соң алар кебек
 Дөньяда матур булу?

Ишмурат белән Шехмурат
Шул елларда өйләнде.
Хәсән мулла нәселеннән
Матур кызлар килеште.

Егетләр  гел көрәштеләр,
Кайталар иде  өйгә.
Гаиләләрен күреп алгач,
 Китәләр көрәшергә.

Бу вакытта инде Исламның
Оныклары йөреп китте.
Киленнәре тырыш булды,
Алар да күп тир түкте.

Озак үтми, Хәсән  мулла,

Бик каты хәлсезләнде.
-Мин картайдым,- диде дә,
Барлык җирен өләште.

 

-Саклагыз туган илне сез,
Аерылмагыз җирегездән,

 Бергәләп тату яшәгез,
Аерылмый динегездән.

--------------

Ислам турында язамын,
Алда көтә язмалар.
Үземнең дә беләсем килә
Нинди булды ул еллар.

Еллар акты сулар кебек,
 Исламыбыз  картайды.
Матур язның май аенда
Алтмыш бишен тутырды.

Шулай, төннәрнең берсендә
Исламга бер төш иңде:
“Өстәленә ашлар тезеп,
Ниндидер кунак көтте. 

 

Чынлап та, аның төшендә
Аңа килде бер  кунак.
Төс белән Исламга ошаш,
 Тик киемнэре ап-ак. 

 

Кунак ашамый- эчмәде,
Өстәлдә аш  булса да.
-Өстәлеңне җыйма диде,-
Кунак көт бу атнада.”

Инде ни генә уйламады
  Исламыбыз бу көннәрне.
Төшне юрау авыр икән,
Уйланды ул кичләрне.

Иртә  йокыдан уянгач,
  Тиешенчә пакъланды.
Үзе сизми чыкты урамга
 Күреп алды атлыларны.

“Кемнәр икән болар”,-диеп
Карап торды аларга.
Нинди телдә сөйләшәләр-
Колак салды аңларга.

Шул арадан аларның берсе
Аңа таба  юнәлде.
Ислам эшләгән коедан
 Су алырга теләде.

Ислам рөхсәтен биргәч,
 Кунак коега килде.
Кое төзелешен карагач,
Исе-акылы китте.

Ул килде Ислам янына,
Әйтеп аңа рәхмәтен:
“Коегыз -әйбәт, суы –тәмле”,
Мактап коеның иясен.
 
“Мин яшәгән авылда да
Төп-төгәл шундый кое.
Әйтерсен ул коеларны
 Эшли бер кеше кулы.

Кое 
цылбыры да шундый,
Суы тәмле, бал
цыксыз.
Тирә -ягы яшел цирәм,
 Әйтерсең “Биксасыбыз”.

Шул сүздән соң Исламның
Йөрәгенә ут кабынды.
Тәннәренән яшен узды,
Күзеннән яшьләр тамды.

 

Балцык, цылбыр дип әйтәләр
Алатор  мишәрләре.
“Биксасы кизләве"диләр
Шоба иле кешеләре.

Кинәт туган шатлыгыннан
Аның теле бәйләнде.
 Әйтер сүзен  әйтәлмады,
Шул кадәрле киңәнде.....

 

 Кунак та тынга калды,
Карап Исламның күзенә:
-Ә сез үзегез кем буласыз?-
Сорау бирде үзенә.

-Әллә сез Шоба җиреннән,-
Дип сорады Ислам да.
Алайса,  без - авылдашлар,
Әйдә, без танышыйк ла.

Таныштылар, сөйләштеләр-
 Сөйләшкәндәй ана, бала.
Билгеле булды: бу төркем
Ишим якларына бара.

Минем исемем Аделша ,
Ә төркемдә – якташлар.
Сезнең җирләрдән узабыз,
Насыйплар – очрашулар.

 

Якташларны алып керде
Ислам үзенең өенә.
Таныштырды гаиләсен,
Нур уйнады йөзендә.

Чакырды ул ике улын,
Алар да кунак булды.
Көтелмәгән хәл булса да,
Очрашу матур узды. 

 

Ашап-эчеп, тамак туйгач,

 Якташларын озатты,
Төшенең чынга ашуын

                                                  Уйлап Ислам шаккатты. 

Дәвамы. Дүртенче бүлеге.

 

Ислам өенә кайтып керде,
 Тирән итеп уфтанды.
Бу якташлар  бәхет эзлиме,
Шул турыда уйланды.

 

Ничек гомере үтеп китте,
 Анарга картлык килде.
Бүгенгесе бар да  җитә,
Тик  җан тынычсыз иде.

 

Якташларны күрү белән
 Исламда уянды хисләр.
Туган як турында уйлады,
Шулай үтте күп көннәр.

 

Шул көннәрнең берсендә
 Яшеп алды улларын.
Аларга аңлатып бирде
Үзенең хыялларын.

Аларны тиздән белербез
Укып  язмаларымда.
Читтә матур яшәсәң дә,
Туган як уйларыңда.

 

Барлык булган теләкләрен
Ислам  аңлатып бирде.
Гаиләсендә аңладылар:
Сагынган  туган җирне.


 Юлга чыгар алдыннан
 Тирә-якны  карады.
Хәсәннең каберенә барып,
Күп сүрәләр укыды.
--------
Туганнар белән хушлашып
Өчәү  юлга  чыктылар.
 “Хәерле юл” теләделәр,
-Рәхмәт,- диде  юлчылар.


Бара торгач, уздылар
 Озын   чакрымнарны.
Ерактан күреп алдылар
Бик таныш  урыннарны.


-Әти,-диде Шехмурат,-
Җитәбез тау битенә.
 “Юлтабыр”ны күмгән идек
 Шушы тауның читенә.

Бераз тукталып тордылар,
 Хәтерләп узганнарны.
Шулай ук  искә алдылар
“Юлтабыр”дай  атларны.

 

Дәвам иттеләр юлларын
Ерак офыкка карап.
 Таныш урынга җиткәч,
Ислам куйды тирән  сулап.

 

Кайчандыр шул җирләрдә
Күк күкрәгәндәй   елады.
Хатыны белән баласын
Үз куллап җиргә куйды.

 

Тик бу җир әйләнгән
Зур булмаган зиратка.
 Ике  генә кабер  түгел,
Авыр булды ир-атка.

 

Тиз арада таптылар
 Алтынбикәнең каберен.
Өчесе дә  бердәм булып
 Укыды Корьән сүрәсен.

Авыр булса да- аерылдылар
Кыска гомерле анадан.
-Җәннәттә урны булсын,- дип,
Сорадылар  Алладан.

 

Аннары алар  юнәлделәр
Фатих авылы җиренә.
Көтмәгәндә килеп керделәр
Туганнарының өенә.

Берничә көн  торсалар да,
Сөйләшеп  туймадылар.
Килүләренең  максатларын
Аларга ачыкладылар.

Иртә торып таң алдында
Алар торып киттеләр.
Кояшның тәүге  нурлары
 Аларга сәлам бирделәр.

Шулай тагын озак баргач
Таныш авылга җиттеләр.
Биредә Фатих Ислам белән
 Шунда кереп ял иттеләр.

 

Ислам  әйтте  улларына:
-Артта   ярты юлыбыз.
 Әле инде чыкрымнарны
 Без киметә барырбыз.

 

Онытмадым, хәзер  булыр
 Елга аша бер   күпер.
Аннан инде безнең  юлыбыз
Туган якка китерер.

 

Килә-килә килеп җиттеләр
 Алатор якларына.
-Бу җирләрдә булгаладым,-
 Ислам  әйтте улларына.


Сату-алу эше белән
 Базарга килгәләдем.
Нәкъ шунда  беренче тапкыр
 Мин   Фатихны да күрдем.

 

Ишмурат белән Шехмурат
Тыңлап барды Исламны.
 Мишәр авылларына җиткәч,
Кызыксыну алды аларны.

 

Нинди авыл, кем төзегән,
Ислам сөйли барсын да.

 Бабасы азанчы Рәхим
 Сөйли иде заманында.


Менә алар җиттеләр
Пиана  елгасы ярына.
Атларын да   эчерделәр,
Су салдылар кулларына.

 

Кыр аша килеп җиттеләр
Шоба иле җиренә.
Җылы җилләр каршылады,
 Исте  алар   битенә.


- Туган ягым бик үзгәргән:
Урманыбыз  сырланган.
Болыннар чәчәк эчендә,
 Авылыбыз да зурайган.


Уздылар зират яныннан,
Каберләр дә күбәйгән.
Әйтерсен Ислам китүгә
Төгәл  бер гасыр үткән.

 

Тапты Ислам туган йортын
Күрде ул туганнарын.
Күршеләргә кереп йөреде,
Әйләнде су буйларын.

 Аны ачык каршы алдылар,
 Яздым инде ул турыда.
 Каршы алу гадәтләре
Әле дә шул  Нижгарда.

 

Төннәр буе сөйләштеләр
Бар туганнар җыелып.
“Биксасы” суын эчтеләр
Өстәл артында утырып.

 

Икенче көнне алар барды
Пакъланып  зиратларга.
Күп  авылдашлар  ята
Мәңгелек йортларында.

Ислам  әти- әнисенең
Кабере янында булды.
Күрешү насыйп булганга
Күңеле тагын тулды.

 

Ерак түгел алардан
 Айсылуның кабере.
Ул да вафат булган иде,
Ислам тагын яш
ьләнде.

Узды Ислам күз алдыннан
 Бергә булган чаклары.
-Язмышны узып булмый,- дип
Үзен тынычландырды.

Кайтуга Ислам туктады
 “Биксасы” кизләвенә.
Суын эчеп карады да,
Шатланды килгәненә.

Исенә төшерде Аделшаны,
 Ишим ягына баручыны.
Ул да шулай җәфа күреп,
 Туган авылына кайтырмы?

Узды Ислам Пиана ярларына,
 Искә алды үсмер чагын.
Яланаяк йөгереп йөргән
Чәчәкле болыннарын.

 

Талган булып алар кайтты
 Кызарып кояш батканда.
Туганнар бергә җыелып,
Аларны көтеп торганда.
----------------

Шулай берничә көн яшәп,
 Туганнар  киңәштеләр:
- Бар гаиләгез  кайтсын авылга,
 Җир бирәбез диделәр.
 
 Матур  итеп өй салырбыз
 Яшәрсез сез биредә.
Киләчәктә мәчет төзеп
 Мулла булырсыз бездә!

Бу җылы сүзләргә каршы
 Ислам  җавап  тапмады.
Рәхмәтләрен  ул белдерде,
  Бурычлы булып калмады.

 

-Авыр булса да,  кайтабыз,
 Кире Уфа ягына.
Анда да бар туганнарым,
 Ирегәм оныкларыма.

Тик аңлагыз, авылдашлар,
Туган җир онытылмый.
 Озак еллар күрми яшәдем,
Беркайчан истән чыкмый.

 

Менә тагын  китеп барам,
Насыйп булырмы килергә?
Бәхилләшәм сезнең белән,
 Ходай язырмы күрешергә?

 

Таң алдында чыгып китте
Ислам белән уллары.
 Туганнары озатып калды,
Теләп хәерле юлларны.

Кайту юлын язып тормыйм,

Алар шул ук юл  узды.
 Таныш җирдә Ислам йөреп,
   Гомер юлларын узды.

Исән –сау кайтып  җиттеләр

Үзләренең йортына.
Зур бәхет дип санадылар
   Бергә булуларына.
------

Исламга бер көн  төш иңде:
“  Аңа тагын  кунак килде,
 Өстәлгә өч капчык куйды-
Киләчәкне белгертте.

Әманат итеп  алды Ислам,
 Белми  анда ни барын.
Рәхмәтләрен ул  белдерде,
   Чакырды балаларын.

Шехмурат ачты капчыкны:
 Анда ята  бер  китап.
“Корьән” сүзен күреп алгач,
Яшьләнде йөзе елап.

Димәк,  киләчәк тормышта
Ул дини кеше булыр.
Хәсән мулланың  эшенә
Тугыры булып калыр.

Ишмурат ачты капчыкны
 Анда ята  бер кылыч.
Бар дошманнарны җиңәргә-
 Шул иде аның бурыч.

 

Күк ишеге ачылгандай

 Ислам ачты капчыкны:
 Күрде ул капчык төбендә
 Зур булмаган ачкычны.

 

Алды аны кулларына,
 Яшьләр килде күзенә.
“Җәннәт ачкычы” дип язылган
 Шул ачкыч өсләренә”.

Сөйләргәме,әллә юкмы
 Туганнарга бу төшне.
-Яхшылыкка булсын,- диде,
Шат уздырды көннәрне.

Килер бер көн Ислам да бит,
 Якты дөньяны куяр.
Бүгенгесе ул яшәсен,
 Яшәүдән соң кем туяр?!

                                 М.Максут.    Январь 2014 ел.


 

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music File 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music File 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music File 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music File 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music File 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 Audio File 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 Audio File 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.