МИНЕМ ТАТЛЫ ТӨШЕМ.

Тормыш көннәребез салмак кына узып бара. Узган көннәребезне кайтып искә алсак та, белеп булмый: авылыбыз үз тормышы турында ниләр уйлый торгандыр. Ә бит аның тормышы бәйләнгән безнең тормышыбыз белән. Күпме күп игътибар бирелә шул вопроска, шул кадәр үзебез өчен уңайлы, көнкүрешебез  кызыклырак була, авылдашлар бер-берсенә якынрак булалар, бигрәк яшь буын.
Бүгенгесе вроде барда шулай ничего шикелле,тик  торып- торып истәлегебез (память) бик кыска булып куя. Адәм бит үз-үзенә бәйрәм эшли алмаса, аңа кемдер постоянно бәйрәм эшләп торалмый.
Шуннан чыгып, кирәк үзебезгә - үзебез өчен шатлыклы мәҗлесләр, җыелышлар уздырырга. Мәсәлән, үткән елларны ифтар мәҗлесләре үткәрелде мәчеттә активистлар тарафыннан, яисә быел " югары очта" яшәүче  ике авылдаш кыз бергәләшеп  шундый  яхшы  кече бәйрәм үткәрделәр урамда.

Шундый ук кече  бәйрәм кебек үткәндер  быел 19 нчы июльдә концерт авылда.  Болар бар да  бик яхшы көнкүрешләр. Да, кемдер аны кайгырткан.Аларга рәхмәтләребез.


Мин  аста тик йомшак кына әйтеп китәм шул фикерләрне. Ничек әйтәләр: кирәкми барсында үзегезнең йөрәгегезгә нык алырга (близко к сердцу не берите). Шуннан чыгып, мин аны ТӨШ(сон) формасында язам.
---------------

 

12 июнь. 2016 ел. Төшемдә шундый вакыйгаләр булып узды.

  Җәйнең матур  Ураза аен көне үтеп бара иде.  Кичен урамда бер ялгыз утырып торам. Ишетеп торам  мәчетебез ягыннан килгән азан тавышын, аннары таравик намазы укылганны да. Уйландым күккә карап айга-йолдызларга да. Шатландым да . “ Иртәгәсе көнебез бәйрәм кебек үтсен” дидем дә,  кереп яттым йокларга. Миңа төш иңде. 

 Төшемдә иртә белән уяндым. Җылы, якты  кояш нурлары белән тулы барлык өй эче. Тотындым җыенырга бәйрәмгә барырга. Ну да, бүген бит 13 июнь. Моннан 25 ел элек, 1991 нче елның июнь аенда  авыл мәчетебез төзелеп беткәч, шул көнне мәчетебезнең түбәсенә   манара куелды бит. Ул көн бәйрәм көн кебек  үтте. Бүгенгесе көнне дә исемдә яхшы саклана. Ул көнне бит күп кунаклар иде, ашау-эчү, татлы сүзләр сөйләнде. Даже кече генә сабантуй уздырылды болында.
Мин дә 13 нче июнь көнендәге төшемдә  иртә белән кирәк килеш киендем дә чыктым урамга. Авылдашлар инде тоже  зур хәрәкәттәләр иде: кайсы бәлеш тоткан, кайсы катлама, кайсы фрукталар, вообщем, бар да матур киенеп ясанган, ашыгалар клубка табан мәҗлескә. Шуның өстенә, бәйрәм хәрмәтенә 2 куй да суелган икән: берсе Расулыбыз исеменә, икенчесе – бу мәчетне төзергә ярдәм иткән авылдашлар һәм  шулай ук  Мәскәүдәге араб илләреннән ярдәмле булган мөселман кардәшләр исеменә.

 Вообщем, үзенә карата авылыбыз күләмендә зур мәҗлес көтелде, кайсысын зурлап уздыралар муллабаз,авыл администрациясы башлыгы, картлар, “яшь муллалар”, активистлар.

Сәгать 12-гә клубта бар өстәлләр дә аш-су белән төзеп бетерелгән иде инде. Азбар да, авылдашыбыз Сафин Рафаэлның кайнар куй  шулпасы һәм зур казанда тәмле рис пловлары пешерелеп беткән иде инде.
Чакырдылар кунакларны : утырыштык өстәлләр тирәсенә.Барда шатлар, ачык күңеллеләр. Бигрәк хатын-кыз. Ну да, бүгенгесе бит аларга да шундый мәҗлесләрдә генә очрашырга үзе бер бәйрәм.

Беренче итеп, авыл администра
циясы башлыгы сүзне бирде муллага.
Муллабыз:
-  Ни әйтим инде сезгә хөрмәтле авылдашлар.... Да, моннан 25 ел элек эшләнде бу мәчет, хезмәт күп куелды, рәхмәт аларга барсына да. Шулай барыбызга да озак-озак еллар мәчетебезгә йөрергә язсын. Барыбызга да бергәләп хуша картаешырга язсын,- диде дә муллабыз,  кереште Корьән укырга.
Бик яхшы башкарылды бу катем- догалар муллабыз тарафыннан.

    Аннары, авыл администрациясы башлыгы авылдашларны үз исеменнән тәбрикләде. Шулай ук кыска гына сөйләп узды : кемнәр хезмәт куйган бу мәчетебезне төзегәндә и ничек без алга карыйбыз бу эшләрдә.

 

  Аннары активистларга сүз бирелде, кайсылары шул мәчетнең беренче этажын ис китәрди  матур зал итеп эшләп куйганнар, мәчетнең тирә –ягын сырлаганнар, каберлеклар өстендә күпме чистарту эшләрендә күп хезмәт куйганнар. Тик ул турыда бүгенгесе көнне сөйләп тормадылар инде, даже аларның ул  күрсәткән хезмәтләренә тулысынча рәхмәтле булып дога да  укылмый калган очраклар булган.

Активистларга сүз бирелгәннән соң, минут өстенә вакыт узды, тик что-то микрофонга кем дә килүче булмады. Бераз көтелмәгән пауза булды.
Шул вакыт янәшә утырган, безгә танулы булган ике авылдашыбыз Рафаэль һәм Ильяс ( алар турында шунда язылган иде минем тарафымнан
№85 Кунакта һәм кунактан сон..(восстановленный)  үз- ара пышылдаштылар.  Ильяс әйтте  Рафаэльга:
- Нәк активистлар чыкмыйлар сүләргә, каялар алар?
- Алар хезмәт куючылар гына, алар күп сөйләргә  сүмиләр, - диде укытучы Ильяс.

Таки чыгучы булмады, ерактан гына : “ йэ,ярый инде, ни сөйлик... барда яхшы булсын,- диделәр активистларның берәүләре- тынычландылар.
Аннары авыл администрациясы  башлыгы кунакларга эндәшеп сорады:
- Бәлкем, башка берәр авылдаш берәр сүз әйтер?


       Берничә секунд үткәч, мин соралдым әйтергә үземнең фикерләремне. Барча авылдашларны тәбрикләгәч, йомшак кына, кемнең дә күңелен- кәефен бозарга тырышмыйча, әйтеп киттем шул астагы сүзләрне:
- Хөрмәтле авылдашлар! Безнең бу яңа мәчетебез төзелеше турында язылган иде язмада 
http://aaaa20001.narod.ru

Тик башканы  да әйтәсе килә. Безнең мәчет напрямую “сельсовет”  һәм “предколхоз” белән турыдан туры не связан, хотя башка авылларда алардан ярдәм күрсәтелә. Шулай ук, мәчеттә җыелган акчага юллар да эшләтәләр, коелар да казыталар, авылдашлары өчен  общий эшләрдә башка ярдәм дә күрсәтәләр. Уйлавым буенча,  “предсельсовет”  и “предколхоз” мөмкинлекләре булган  кадәр ярдәм итәргә тиешләр диеп уйлыйм.
Шунысын да әйтәм, барыгызда яхшы беләсез, һәр мәчет  бәйләнешле каберлеклар белән. Мәчет ялтырап торып, каберлекларыбыз усал сыйфатта булса – ул яхшы түгел. Әйткән дә идем инде: “ эби- бабайларыбыз рәнҗергә могутлар, и үзебезгә кайгы-хасрәт килүе мөмкин”. Пожалуйста, тагын бер кат әйтәм муллага, авыл башлыгына,  яшьләргә, чтобы алар каберлекларыбызның чиста булуы  вопросына чын күңелдән  игътибар бирсеннәр иде.......  Ә хәзер, рәхсәт итсәгез авылдашлар исеменнән мин авылдашыбыз Насибуллин Абдулкадер абыйга, аның озак еллар буе каберлекларда завхоз эшләрендә  актив эшләре өчен, менә шул  “РӘХМӘТЛЕЛЕК БЕЛДЕРҮ” ( благодарность грамотасы) кәгазен тапшырыр идем”.

Тапшырылды. Дөрестән дә, кеше хезмәте кирәк күрә белергә һәркайсыбызга да.
Шулай итеп, әйтергә  теләгән сүзләр кунаклар исеменнән әйтелеп бетте дисәм дә ярый.
 Тик бу юлы мәҗлестә тын гына утырган Рафаэль түзмичә дусты Ильяска борылып:
-  Ильяс! Ә нәк инде Максут авылдаш  тапшырды
"Благодарность" кәгазен Абдулкадер абыйга, нәк авыл башлыгы түгел яисә муллабыз?
- Берни әйтәлмим, Рафаэль. Но Максут авылдаш Мәскәүдә яшәсә дә, бәлкем каберлекларда ешрак була торгандыр, каберлеклардагы  хезмәт куючыларны күбрәк күрә торгандыр. Шул ук 19 нчы мартта 2016 елда сходта күп сөйләнде басым ясап каберлеклар турында, чтобы  җәй аенда яшьләр ярдәме белән чистартылсын иде каберлекларларыбыз..... Никтер авылдашлар азау иделәр бу юлы. Всего 20 кеше. "Түбен оч" халкы никтер бөтенләй пассивныйлар бу эшләрдә,- диде Ильяс.

    Мәҗлес азагында кунаклар тагын бер тапкыры кул күтәреп дога кылдылар да,  салмак кына сибелешә башладылар.  Бу  мәҗлес аларга гади мәҗлес кебек кенә түгел, ә “чын бәйрәм кебек тоелды”  диеп әйтүчеләр дә булды.

Мәҗлес тямамланганда, урамда  караңгы төшә башлаган иде  инде.
Шул вакыт минем яныма килде дә шул теге ак киемнән киенгән миңа таныш бабай, кайсы белән сөйләшкән идем башка бер төшемдә «Зиратларда мин булдым»
http://hh0042.narod.ru    әйтте:
- Әйдә, улым, озаеп карыйк тагын бер тапкыры мәчетебезне.

Икәүләшеп чыктык урамга,карадык мәчет ягына. Мин ул якка карап - бераз  гайран калдым.
-  Ни күрәсен?- диеп сорады бабай.
- Абзый! Мин күрәм мәчетебезне, аның ике манарасын, ә манара тирәсендә 25 йолдыз балкып торганын, - дидем.
- Да, шулай, аны күрергә теләгән  кеше генә күрә ала, теләмәгәне – тагын бер гомер торса да – күрәлмәс, - диде бабай һәм юк булды, чөнки бу юлы да мине иртәнге азан тавышы уятты йокыдан.
----------------
 14 июньдә 2016 елда местная газетада никтер  язган иде, что” Шубино авылында  мәчетләренә моннан 25 ел элек манара күтәрелгән вакыйгане  мәҗлес итеп үткәрмәгәннәр,  һич  бер адәм дә шул бәйрәм көнен фикерендә тотмаган” диеп. Бу дөресе булып чыга,так как  мин төшемдә генә күрдем бу мәҗлесне, ә газета дөресен язган.

КӨНЕМДӘ. Бүген  30 нчы июль 2016 ел. Уйланам: шул 13 июнь 1991 нче елдагы датаны искә алып, 6 нчы июльдә,  Ураза бәйрәменең икенче көгнендә бик яраган  үзебезгә бәйрәм итеп уздырырга. Всего то кирәк берничә мең сум, тем более активистлар уздырмакчылар иде  бу елны мәчеттә ифтар.
Тик эш күрәсен акчада  гына түгел, ә ИСТӘЛЕКТӘ. Во всем кирәк ПАМЯТЬ. Вот шул дөрес яшәү була.

Бу дата, 13 июнь 2016 ел, даже 5 июльдә, Ураза бәйрәме көнне мәчеттә телгә алынмады.

 Төш,конечно минем өчен татлы, ә Яңа мәчетебезгә 25 ел булу мәҗлесен уздырмау- авылдашлар өчен обидно диеп уйлыйм.

 

 

 

                               

Ник  шундый мәҗлесләр  узырылмыйча кала, ник шундый торжественная  даталар чыга безнең фикеребездән, җәвап мөмкин табарга 2012 нче елны язылган  шушы язмамда  http://m1961mm.narod.ru 

УЛ  СҮЗ  язылган  миңа тапшырылган кылыч өстенә цифрлар формасында  345037183121.

Любой Шубино авылдашым, кайсысы беренче булып шул сүзне ачыклый( расшифрует), то мин аның әтисе или әнисе ягыннан родословныен язып бирергә әзер только шул авылдаш кулына гына, если конечно уверен булсам гына.

 

 

                         Задача:      20021961-2012 -  (33-х) =345037183121

                        М.Максут. 30 июль 2016 ел.

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music файл 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music файл 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music файл 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music файл 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music файл 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music файл 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music файл 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music файл 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 аудио файл 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 аудио файл 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.