2011 нче елның башында язылган, тик "Юкоз" ресурсына  күчкәчтен, астагы күрсәтелгән язманың  бераз тескты югалган иде(ачыкланмады).Шуннан чыгып,  "Кунакта һәм кунактан соң" дигән язмамның икенче өлеше яңадан восстановить ителде.

1 булеге КУНАКТА ХЭМ КУНАКТАН СОН

Ә икенче бүлеген тулысынча мөмкин аста укырга. Тик началасы бераз кабатлана.Мөмкин укып китәргә кызыл төстә язылган сүздән соң.

 

Икенче бүлеге.

 

 

    Иртә белән, Салимҗан һәм Ирек паклангач, каберлекләргә юнәлделәр. Ирекнең  кулында  кораллардан көрәк һәм балта бар иде. Салимҗан юлда уйлана барды: нинди сыйфатта аның әти-әнисенең кабер өсләре икәнлеге турында. Анары Иреккә карап:

- Син, улым, кайчан соңгы тапкыры булганың бар зиратларда?-дип сорады.

- Бер-ике ел моннан элек, күрше Вагыйз абыйны күмгәндә.

-Безнекеләрнең каберләрен озаеп карамадыңмыни? Дөрестән дә бит, Абдулла каршында гына түгел, ә мәрхомнарыбыз алнында бурычыбызны тулысынча үтәмибез бит,- диде Салимҗан улына карап. -Шуның өстенә, син әби-бабаңның да каберләрен белми торгансын бит диеп уйлыйм.

- Юк шул, әти! Бераз сез, олылар, ул мәсьәләләрне караштырырга тиеш идегез бит. Шулай ук сез беләсез: кем кая күмелгәнне.

- Да, минем үземнең дә инде башларым беткән йорттагы эшләр белән.  Ә менә бу кирәкле эшләр һаман да онытыла тора.

 

   Барып җиткәч, каберләр тирәсен  чистарткач, Салимҗан улына барлык якыннарының каберләрен күрсәтеп чыкты. Корьәнне күп белүче  булмасада, берничә догасын  мәрхомнары рухына багышлады. Нәк шул эшләр тәмамлангач, икесе дә, ерак түгел,   Абдулланың аларга таба килүен күреп алдылар.

 

Абдулла бөтенләй якынайгач:

- Исеннермесез, Салимҗан абый, Ирек! Сез дә зиратларда бүген?

- Исенме, Абдулла. Да, без бераз чистарттык кабер өсләрен, шулай ук күрсәттем улымы якын булган мәетләребезнең каберләрен.

- Бик кирәкле эшләр алар, Салимҗан абый.

 

 Шулай итеп, алар зиратлардан бергәләшеп кайтырга булдылар. Чыктылар каберлекләр эченнән. Капка төбеннән берничә адым атлагач, Салимҗан Абдуллага:

- Абдулла туган! Сезнең дини кеше икәнлегез ерактан сизелә. Шулай булгач, ник сез Уфа якларында шулай бер мәчеттә хезмәттә  калмадыгыз?

- Соравыгыз бик  интересно,-диде Абдулла,  -миңа шундый хезмәт тәкьдим ителде итүлүен. Тик Сез үзегез уйлагыз, Салимҗан абый, минем бит әнкәем бер ялгыз гына авылда яши. Саулыгы да бер кат кына инде. Ничек мин аны ташлап китим. Юкка әйтмиләр: ана хакы-Алла хакы , ата хакы-пәйгамбәр хакы дип. Әгәр ананың ничек баласын сөйгәнен җентекләп уйласаң, әгәр бала да ананы шулкадәр  яратса - алар беркайчанда бер-берсеннән аерылышырга тиешләр түгел дигән булалар. Шулкадәр аларда бер-берсенә тарту көче булыр иде.

 

Бу сүзләрне Абдулла басым ясап әйтте, Иреккә дә җитәслек аңлашырдый булсын өчен. Ирекнең фикерендә бу сүзләр нык урын алсын дигән булып.  Салимҗан да уйланды, нинди яхшы, кирәкле сүзләр әйтелә баласы Ирек каршында.

 

-Да, Абдулла, Сез дөрес сүзләр әйтәсез. Тик бүгенгесе: «ананың күңеле балада, ә баланыкы- далада диеп әйтәләр.

- Ә Сезнең әниегез ни сәбәпле үлде?-дип сорады Абдулла.

- Аны җен зарарлады. Кул-аягы тотты. Сөйли,ашый алмады.

- Шул сүзләрне әйтәмәгез инде, Салимҗан абзый.  Шулай сөйләү дөрес түгел.Дөрестәндә, безнең халык күнгән, ни була калса: "шаукым суккан имеш, җен зарарлаган" диеп әйтәләр дә салалар. Ә дөресе бит башта кан йөрешенең начарлану сәбәбендә кеше шундый хәлгә төшә, яисә кан тамыры шартлап, кровоизлияние була дибез. Шул гына...Кайсылары шул сырхауларын  яшермәкче булалар. Бер сырхауда кимчелек түгел,  берсе дә көтеп  алынмаган, сытып та алынмаган.

-Да, Абдулла, шулай диеп мин дә уйлыйм.

- Мин үзем яшь булсамда, әлеге картларның өстенә карап, бик яхшы күз алдыма китерәм-  картлыктан да авыр хәл юк,- диде Абдулла. -Кеше карт көнендә бер ялгызы кала барлык сырхаулары, чирләре белән. Күбесе чакта, якын кешеләре аның янында булсалар да- ярдәм бирә алмыйлар, нинди генә бай булсалар да.

 

- Шундаларны мин  ишеттем, Абдулла, күрше авылда бер хатын үлеп, берничә көн ятып торган өендә бер ялгыз. Күмәргә гәүдәсе дә булмаган....Шул эшләр куркыта бит... Үлемнән куркмыйм  да шикелле ...Тик икенчесе дә бар. Кабер йортыма күмелгәч, Ходайдан сорау булгач, аның каршында ничек җәвап бирергә булыр.... шулары бигрәк инде куркыта мине...

- Да, Салимҗан абый, шулары бар шул. Язсын иде яхшы эшләребез, гыйбадәтләребез белән Ходаебыз каршына барырга. Амин….Ә син, Ирек ничек планнарыңны уйлаштырасың? Авылдамы, шәһәрдәме яшәргә ниятең?
Ирек бу сорауга тиз генә җавап кайралмагач, Салимҗан сүзне үзенә алган булып:

- Абдулла! Хәзер безнең яшьләр өчен шундый авыр замана- авылда да җиңел түгел һәм шәһәрдә дә.

- Шулай, шулай,- диде дә Абдулла, әле аның кайтуынча бар иде берәр авылдашына керәсе, шуннан чыгып, - ярый, исән-сау булыгыз. Мин узам хәзер Нуриман абзыйга. Төнәгесе сез кунакка чакырсагыз да-ул килә алмаган. Кереп хәлләрен белим, -диде.

- Бездән дә сәйләм әйт, -диеп, Салимҗан һәм Ирек 

 саубуллаштылар Абдулла белән.

 

 

Абдулла капканы ачып, Нуриман абзыйның  абзарына керүе булды, күреп алды өй алдына утырган Нуриман абзыйны.

-Саләмалейкум, Нуриман абзый! Ни хәлләрегез?

-Алейкумсәлам,Абдулла. Узыгыз. Мин шат сине күрергә,- диде Нуриман абзый,- ишеттем…. ишеттем Уфа якларыннан кайтканыгызны. Ничек үзгәрнпсең, егет булыпсың, Абдулла.
Абдулла:

- Да, безнең өчен дә бит еллар үтеп бара, тукталып тормыйлар.

-Әйе, дөрес. Менә миңа да бит инде 85 яшь якыны. Баштан нинди генә вакыйгаләр узмады, менә бу куллар нинди генә хезмәт эшләмәде,- диеп Нуриман абзый җыерчыклы кулларын күтәреп күрсәтте Абдуллага.

- Ничек тормышыгыз үтә, Нуриман абзый?-диеп, чын күңелдән сорап куйды Абдулла.

 

Нуриман абзый бер ялгызы торганлыктан, вакыты күп иде сөйләшергә Абдулла белән.

-          Саулыгыма килгәндә, ярый инде яшемә карата.

-          Ник төнә Салимҗан абыйларга кунакка килә алмадыгыз?

-          Беләсеңме, Абдулла, мин  шул олы  яшьтә булсамда, бераз акылым белән уйлыйм. Минем яшемдә урныңны белергә кирәк инде. Шундый яшьтәге берәүләр  йөресәләр -йөресеннәр, мин шундый мәҗлесләрдән 5-6 елдан бирле баш тарта башладым.  Әгәр белгән булсам, төнәге мәҗлестә син мулла булып чакырылганны, бәлкем катырыныр идем керергә дә. Миңа сөйләп уздырдылар, бик яхшы үткән мәҗлес диеп.Кабул булсын. Амин. Тик икенче ягы да бар бит. Кунак дигәннән, хәзергесе безнең халык шул кадәр бозылды, кунактамы, яисә аннан чыккачмы, ни сөйләгәннәрен белмиләр. Яхшы уздырсаң- байлыгы белән мактана диләр, өстәлдә икра, яисә ак балык булмаса- начар иде диләр. Хаерлар азрак бирелсә- анда инде ….ул кунак бөтенләй начар булган имеш. …Хаер урнына бирелгән сөлгеләрне җентекләп тикшерәләр. Алар битне киптерәме, киптермиме.Да, безнең халык, шул ук әби-бабайлар, шавель,крахмал  ашап ачлыктан үлми калганнар, ә бүгенгесе инде әллә ниләр теләрләр иде.

- Картлык инде, күрәсен,- диеп, Абдулла бераз сөйләшүне йомшартмакчы иде.

-Карт булгач, сүзләреңне уйлап сөйләргә кирәк. Кайсылары бит специально шундый авыр сүзләр әйтәләр кунактан соң, шул сүзләрне кунак  хуҗасына  җиткергәч, авыр була торгандыр инде. Бу инде кирәкле эшләрме соң, намаз, корьән укыган кешеләргә?......Шуннан чыгып, кунакларга йөреүмне тыйдым. Өйдә булып, укыдым катемнарымны Салимҗан ягында булган мәетләргә.Кабул булсын.Амин.

- Да, Нуриман абзый, фикерләреңне аңышам,- диде Абдулла.

-Йә сөйлә үзең, ничек укып кайттың? Әниеңнең хәле бармы?

- Аллага шөкер, әнием аяк өстендә. Үземнең укуым тямамланды. Шулай бераз уңны-суңны өйрәттеләр Уфа якларында.

-Шулай гына түгелдер инде. Ул якларда дин югарыда…. Ярый…мин шат синең өчен.

Әтиең күрсә иде бу уңышларыңны -бик шатланыр иде. Мин бит бабаңны Заитны да яхшы беләм. 1929 елларда колхозыбызны төзегәндә, без яшьләр идек,ничек безнең йорттан атыбызны төшеп алганнар, сорап та тормаганнар, ә сезнең йорттан- сыерыгызны. Бик авыр заманнар булган. Шулай булса да, тора бара, авылдашлар авыр шартларда, кемнең нинди ярдәме булган, колхозны төзегәннәр, аннан соң ничә еллар буе трудденьга хезмәт иткәннәр. Ә бүгенгесе шул колхозларны тармар иттеләр. Бездә генә шулай түгел, тирә-якта да.....Менә бүген мен хәзер колхозга машина сорап Сергачка больницага барырга, элеп тә салмыйлар. Әйтерсең, бу халык хезмәт итмәгән, саулык түкмәгән. Ничә ел инде йөрәк авыруы белән сырхаулыйм, хөкемәтнең законнары да бар бушка дару фәлән безгә бирергә, тик берни дә миңа бирелгән юк. Дөрес, җибәргән иделәр 17 сумнык дигоксин даруын, мин аны кире итеп тапшырдым Сергач аптекасына. Значит, шул кадәр хезмәт куеп, сугышта булып, мин шуны гына  заслужил. Ярый инде үзем турында...... мин  яраланып булса да  исән кайттым сугыштан, ә минем кебек чытырдаган егетләр күпме ятып калдылар сугыш кырларында. Шундаларны уздым клуб яныннан. Чу, әйтәм, кереп карыйм стенадагы сугышта вафат булган геройларының рәсемнәрен. Ни күзем белән күрим, күбесе пычраклы хәлдә, берничәсенең идәндә рәсеме ташланган, өсләреннән басып йөриләр. Ярый, әлдә бер авылдаш саклап калган, истәлек итеп, исем-фамилияларын, рәсемнәрен авыл сайтына куйган. Анда да, мин нык ошанам, шул эшләре өчен ул рәхмәт ишетмәгәндер. Безнең халык рәхмәтсез диеп сизелә.

Неужели без 30 миллион кешене корбан иттек, шушындый рәхмәтсез буын үстерер өчен, шундый шартларда яшәр өчен? Юк, дөрес яшәмибез дип әйтәм бит. Ярый, хөкемәт яисә өлкә чиновникларына без берни тәэсир эшли алмыйбыз, тик үзебезнең алныбызда булган эшләребезне караштыра алабыз бит.

 

- Нуриман абзый, сез дөрес сөйлисез,  бераз үпкәләп тә сөйлисез күрәм.

- Үпкәләп тә, үпкәләмичә дә. Урны –урны белән хөкемәттәге үзгәрешләрне аңлап булмый. Кешеләр сулга борылганда, хөкемәт-уңга борыла.Ничек кенә булса да халыктан акчаны гына тартып алырлар иде. Менә үткән елны өйемне племянницама оформлять итәргә диеп йөредем, беләсенме нинди эт газаплары күрдем. Шул эшләр ел буена сузылды. Бу юк саулыгым белән мин инде ничек район буйларында йөреп торыйм. Алайда, Ходай язган булган очыннан чыгарга.

- Нуриман абзый! Ә менә бу сезнең каршыгызда бәрелгән, тузып беткән, тәрәзәләрсез йорт кемненке?

- Әй, Алла, 25 ел инде ул шундый сыйфатта. Ул йортның иясе озактан бирле вафат булды инде. Оланнары шәһәрдә яши. Бу  туган  якларына килеп тә карамыйлар. Йортны да сатмыйлар. Юктыр, юктыр бездә кеше сынлы законнар. Юктыр тәртип, дисциплина, законга буйсыну....Ә менә бу ягымда  яши яхшы күрешләр, аларның  булуы миңа бик әйбәт. Ярдәмлеләр...Яхшы күреш  кайчак туганыңнан да артык була. Тик бар да шулай дус яшәмиләр бит .Яшь картның хәлен белми........Ә картлыктан да авыр хәл юк. Алтын-көмеш эчендә  булсаң да- берни дә кирәкми...... Тик еллар буе түшәктә сызланмый гына булган үлем булса ярый иде инде.

-Нуриман абзый! Ник соң безнең шундый авыр тормышлар хәзер?

- Ни әйтергә инде. Хөкемәтебез шундый күрәсен. Шулай ук без үзебез дә кайчак акылсызлар. Тормыш авыр булуы бер хәл, ә мин,Абдулла, дөньяда тагын берничә әйбергә зур игътибар бирәм.

- -Нәрсә инде ул?- диеп, зур кызыксыну белән сорады Абдулла.

- Әлеге яшьләргә ашарга-эчәргә, йокларга, теләгәнен алырга, теләгән җиренә барырга булса иде.... ә төптән алар уйламыйлар: ничек дөрес тормышта яшәргә. Бәхетле тормыш ул үзеннән үзе килеп чыкмый, аны ата-ана белән бергәләшеп төзиләр. Тыңлавыклы бала ата-ананың саулыгын арттыра, бәхетле итә, гомерен озынайта. Дөньяда шундый рәхәт бит, кайчан балаларың белән бер киңәштә торасын..... Икенчесе: кирәкми дөньяны куарга. Ә өченчесе турында халык бөтенләй уйламый. Бәлки кайберәүләре генә. Юктыр безнең тормышта “бабай- баласы-оныгы” дигән тезмәдә  тыгыз бәйләнеш. Бабасы- кеше, атасы-салучы, баласы- кем булыр? Кемнән ул үрнәк алсын? Алар  берсе –берсен хөрмәтләгәндә генә, бәйләнештә булганда гына,- тыныч, шатлыклы тормыш торулары мөмкин. Шул тезмәнең берсе генә дөрес яшәмәсә- бәхет булмый инде гаиләдә. Хәзерге яшьләр күпме харап була аракы эчү аркасында.Безнең клуб, мәчет яныннан узсаң, бигрәк җәй айларында, тирә-як тулы буш аракы савытлары белән, башка мусор белән. Мәрхом әтием салучы кеше турында сөйли иде шул сүзләрне. Сиңа да җиткерим инде. Бәлкем кирәге дә бит юк, алайда....... Хәзер аракы салу чиксез арта бара. Бигрәк яшьләр арасында. Ә нәрсә ул аракы? Бер аракы салучы кешене озак тыйганнар эчмә инде диеп. “Мин сезгә тотынмыйм, тотынмагыз миңа да” диеп әйтә булган. Көннәрнең бер көнендә гаиләсе туйган шулкадәр аның эчүеннән һәм әйткәннәр: утыр өстәл артына, сөйләшик нык кына. Әйткәннәр, сайлап ал: йә аракы, йә анаң,  йә хатының, йә балаң. “Бирегез миңа покой” дигән дә-аракысын салган дальше. Берничә көн эчкән дә, дөньяны белештерми, пычак алып, анасын, хатынын, баласын суйган.....Вот шул аның “мин сезгә тотынмыйм ” дигәне булып чыга. Чыннан булган эш түгелдер инде, тик бу  ачык күрсәтә: нәрсә ул аракы.....Минем әтием әйтә иде: “дөньяда бер туры булмаган эштә тә җавапсыз калмый” дигән сүзләрне.... Бер галимнең әйтүе дә миңа охшый: дөньяда ике чиксезлек(бесконечность) бар: берсе- без яши торган дөньяның чиксезлеге, ул галәм, космос була инде, ә икенчесе- кешенең үзенең тулсызлыгы, тупасызлыгы аркасында төрле ис китәрди кадерсызлыклар эшләүе. Аракы эчкән кешенең чиксезлеге берничә тапкыр артык диеп уйлыйм. Хәзерге яшьләр аны су урнына эчәләр. Үз башларына кайгы китерәләр.

-Да, Нуриман абый, Сез бик актуаль сүзләр сөйлисез,-диде Абдулла.

- Кешеләргә, бигрәк яшьләргә, үзләренең ялгашулары да сабак түгел. Елдан-ел тупара баралар кебек. Әллә миңа шулай күренә,- диде Нуриман абзый.

- Да, заманабыз шулай булды,- диде Абдулла.

- Абдулла, беләм, син мине тынычландырмакчы буласын. Тик эш шунарда гына түгел. Шул кадерсез кешеләр башка берәүләргә матур яшәргә мөмкинлек бирмиләр. Вот нинди ягы бар бу мәсьәләнең.  Минем әтием әйтә иде: “сусыз коега су ташып, аны кое эшләп булмый диеп”.Бу сүзләр шул бүгенге яшьләргә инде кагыла. Да.... Мин синең әтиең Исмаилны да, бабаң Заитны да бик яхшы белә идем. Икесе дә яхшы  адәмнәр иде. Җәннәттә урыннары булсын иде.Амин. Безнең заман да бит бик авыр булды. Сугыш елларыннан соң да төрле хәлләр булды. Бабаң Заит та   бер тапкыры бер уңайсыз историяга эләккән иде. Шулар аның йөрәгендә тирән яралар калдырганнардыр инде.Ул миңа бер историясын сөйләгән иде. Ничек аны юкка-барга төрмәгә утыртмакчы булалар. Элекке еллар, коммунистлар заманасы,Сталин заманасы бик нечкә еллар иде.

- Нуриман абый! Никтер бу турыда мин ишеткәнем юк. Ничек инде шулай булсын. Ник әтием миңа ул турыда берни сөйләмәде?

- Анысын, Абдулла, берни әйтәлмим инде.

- Сөйләгез, сөйлә, Нуриман абзый,- бик кызыксынып, үтенеп сораган кебек булды Абдулла, - мин  ул хәлләрне белми торам.

- Вакытың булса, сөйләп узыйм алайса. Ярый.... Сугыш елларыннан соң- авыр, юклык еллар иде. Кайсылары ачлыктан да үлде барча гаиләләре белән. Без йөредек күрше авыл Чуфаровога, Яновога бәрәңге сатып алырга. Ул инде 1955 еллар булгандыр.Көннәрнең бер көнендә бабаң Заит, 25 яшьләре тирәсе булгандыр инде үзенә,  кырлар аша киткән шул бер авылга бәрәңге артыннан. Юлда барганда, аны бер атлының тарантассына утырган,  ул атлы Краснооктябрь районында хезмәттәге  нәчәл булган, фамилиясын  әйтик Янгалычев. Ул нәчәл  юлда барганда  бабаңны куып җитә дә, бабаң Якубка арбага утырып барырга рөхсәт бирә. Тагын алда барганда, юлларына тагын бер җәяүле очраган. Ул да безнең  авылдаш  Жафяр исемле кеше булган. Билгеле инде: җәяү бару   авыррак бит инде атлыга караганда. Шул Жафярның яныннан узганда Янгалычев тарантаска  утырырга аңа тәкъдим итмәгән. Җәяүле нәчәлдән сорамый гына  утырган арбага. Янгалычев ачуланган.Ул пистолетын алган да куеныннан, “немедленно төш арбадан” дигән була, пистолетны җәяүленең  маңгаена  тери. Конечно, кемгә инде яхшы- шундый гади ситуацияда маңгаеңа пистолет терәү. Җәяүле дә инде белмәгән күрәсен, кемнең арбасына утырганын. Алайда, җәяүле : “ярый, ни була инде утырып барсам, атыгызмы үләр” дигән була, һәм төшми кала арбадан. Нәчәл Янгалычев тагын тавышын көчәйтеп әйтә :“Атам, төш немедленно ”диеп. Шулай булгач, җәяүле пистолетны Янгалычев кулыннан кинәттен тартып ала да, аның маңгаена тери, һәм әйтә: “ син мине атмакчы идең, хәзер үзеңне атып егам” дигән була....... Абдулла, син яшь, ул еллар бит бик нәзек иде, кешенең маңгаена мылтык түгел, кешене сүккән генә булсаң да-төрмә бирәләр иде ул елларны.  Ә синең бабаң шул эшләргә свидетель булып чыга. Кыскасы: шуннан соң, районда тикшерүләр була, бабаң Заитны свидетель итеп чакырталар Уразовка сельсоветына. Тик ул үзенең авылдашын якын күреп, төрмәгә аны утыртасы килми, шуның өстенә шул авылдашның  гаиләсендә берничә сабый балалары да  булган. Синең бабаң Заит   үзе белән рисковать итсә дә, следовательларга: “мин аларның орышканын гына күрдем, аларга аркам белән утырган идем, пистолетларын күрмәдем” дигән булып, авылдашны яклап сөйли. Аннары бу “делалар” берничә вакытка сузыла. Аннары күрәсен инде бу Енгалычев дигән нәчәл  күңелен йомшарта. Тик синең бабаңа ул үч  (месть) алмакчы була. Ул нәчәл озак еллар  буе “Кызыл тормыш”( хәзер Краснооктябрьский) районында нәчәл эшләвен дәвам итә. Озак еллар буе бабаңның берәр ошибкасын көтеп тора, яңадан хөкемгә тартып, аны төрмәгә утыртырга. Тик бабаңның якын авылдашлары, иптәшләре аны һәрвакыт алдан предупреждать итәләр. Бер-ике шулай ел үтә.

Көннәрнең бер көнендә, сезнең өйгә районнан урал мотоциклда следователь   лейтенант Касыймов килә. Өйегездә әбиегез Сярбиҗан гына була. Сярбиҗанның йөрәге сызлана: “тагын ни булды” диеп.  “Кая Заит?” диеп сорагач, әбиең Заитның кырда хезмәттә икәнлеген ачыклап бирә. Ә следователь әйтми  тора ни сәбәпле килгәнен. Тик әйтеп китә: “немедленно иртәгә Уразовкага следователь Касымовка килсен” диеп.

Заит эштән кайтканчы, әбиең Сәрбиҗанның кайгырып, елап, күз яшьләре бетә. Тынычсызлана. Заит эштән кайткач, Сярбиҗан аңа  сөйләгәч, Заитның да бераз тынычсызлыгы арта. Күпме генә уйланса да, төшенеп җитми: “ник аны тагын яштерделәр следовател
ьга?”. “Неужели ике ел үткән эш тарафлый тагын яшьтерәләр мине” дигән фикерләр килә алдына...... Сөйләвемне дәвам итәм. ...Аннары икенче көнне синең бабаң председатель колхозадан һәм предсельсоветтан рөхсәт алып, бара Уразовкага җәяү иртә белән. Килеп кереүе була следовательга, алар арасын да шундый разговор була.

-          Ну, әйт, Заит, ачык итеп, танмыйча, нинди синдә фотоаппарат бар? Нәрсәләр сугасыз ул аппарат белән?

-          Минем фотоаппаратом юк. Аны алырдый акчам да юк. Аның белән шөгелләнә дә алмыйм.

-          Менә, минем алнымда язылган гариза(заявление) ята. Монда язылган: “ Заит бер авылдашы белән Сергач станциясы янында узган-барган поездларны суга бара да, кемгәдер тапшыра диеп. Кемгә син тапшырасын фотографияларны....... Син беләсенме, бу эшләр өчен ничә ел төрмәгә киткәнеңне. Мәңге кайтмаска бит эшең.

-Чу, сабыр итегез, иптәш следователь, бу ниндидер недоразумение. Мин ничек үз илемә дошман булыйм, кайчан минем атамның братлары  Мортаза һәм Аллямша   сугышта вафат булдылар, икенчесенең малае Әмер 18 яшендә шулай ук вафат булды сугышта. Минем анай, апаларым тол хатын булып калдылар, ятим балалары бар барсыныкы да. Мин аларга көне-төне туктамый, ачлыктан үлмәс итеп, аларга ашамлык җыям,- диеп әйткән бабаң следовательга.

  Шул сүзләрдән соң следователь бераз анализ эшләгән дә, йомшара төшкән күрәсен, һәм  әйткән:

-Дөресен әйткәндә, мин сине Заит бераз беләм. Үткән елларда безнең Уразовка сабантуенда матур көрәшкән идең........Җиңүче булыптамы күрәм калдың.........  Ярый, тагын кайтыйк төп вопросыбызга. Мин сине аңышам,Заит,- дигән следователь, -минем дә ике братым вафат булды шул сугышта.... Чынлап та әйткәндә: синнән нинди илгә каршы булган  дошман чыксын. ......Да, монда нәрсәдер шулай гына түгел. Сине кемдер специально подставить итә, төрмәгә утыртма кели.  Ярый,кайт өеңә. Мин тикшерермен,- дигәч, кулы белән заявленияга таба күрсәтә дә, следователь бүлмәдән берничә минутка чыгып китә. Заитка бирә мөмкинлек озаеп карарга- кемнең имзасы(подпись) куелган заявление астына. Бабаң бер карауда таный ул заявление язган кешене. Шуннан чыгып, ул уйлый, фикеренә китерә, ничек ул мондый историяга эләккән икәнлеген. Кемнәрдә бар авылда фотоаппаратлар икәнлеген уйлаштыра. Дөрестәндә, күршегез Харисов Солтан, бәюк дибез, фотокарточкалар белән шөгелләнә иде. Шуның өстенә аның атасы тамырлары буенча  Польша җиреннән күрәм.  Безнең илдә яшәгәннән соң,  үзенә алфавит төзеп, безнең илгә каршы килеп,чыкмакчы булган Польша җиренә, тик аны тотып алганнар һәм “враг народа” диеп төрмәгә утыртканнар берничә елга.  Менә шулай, Абдулла, синең бабаңны Заитны, чөрнәгән булганнар, яхшым.

Абдулланың маңгаеннан тирләр китте. Йөрәге дыб-дыб тибә торды. Аннары, Нуриман абзыйга үтенеп:

-          Сөйләгез ахырына кадәр. Ничек котылган соң минем бабаем?

 

Бер-ике көннән соң, авылга, сезнең гаиләгә кичен тагын следователь килгән. Барсында сөйләп биргәч, Заит белән аның анасы Сярбиҗан бераз тынычланганнар.
Ничегерәк булган дисенме......Ул елларны бит Уразовкада милиция отделениесында атлар тоталар иде, авылдан-авылга йөрергә транспорт урнына. Машиналар җитешми иде. Ә ат өстендә кырлар аша юл кыска. Следователь Заитка йомыш кушып калдырган. Уразовка отделенисы атлары өчен ике арба печән әзерләргә. Ярый шулай гына булган инде. Тиз арада Заит яшьләрне җыеп, ул эшләрне башкарган. Вакыт үтеп, озак еллар тынычсыз яшәсә дә, тагын кабат чакыртмаганнар аны районга.

-Да,- диде озайтып кына Абдулла,- нинди хәлләр булган бу бабаем тормышында.Рехмет Сезгә, Нуриман абзый, шул историяны сөйләгән өчен. Ярый шулай уңайлы беткән бу эшләр минем бабам өчен. Киресенчә булса, бабам “враг народа”диеп йөртелгән булыр иде. Ә дөрестәнме соң Солтан дигән авылдашыбызда фотоаппарат булган?

- Да, Абдулла......Шуның белән мин сөйләгән история бетте түгел. Шул Уразовка нәчәле Янгалычев дигән кешенең кызы чыкты тормышка безнең авылдашка. Ул авылдаш һәм  аның хатыны белән без бик дус тордык. Аннары берничә ел үткәч, шул Янгалычев та картайгач, кызына, кияве йортына  торырга килде Уразовкадан. Безнең авылда күмелде дә. Мин, бәлкем шулай ук син дә, зиратларда катемнар укып йөрегәндә, Янгалычевның кызына һәм киявенә, кайсысы минем дустым булып торды, берәр корьән сүрәсе укымыйча яктан уза алмыйм инде. Менә бит ничек дөньяда без бәйлеләр. Ничек әйтәләр: “билеңне усаллыкка бәйләп торма инде” диеп. Бәлкем, шул нәчәлнең кызы, белми торган булгандыр бу хәлләрне. Ул хатын әтисе Янгалычевка охшамаган иде. Ул матур, кешелекле адәм иде. Вакыт үткәч, шул дустым һәм хатыны пенсияга чыккач, озак үтми вафат булдылар. Каберлыкларга кергәч ук аларның  икесенең дә каберләре күренеп тора. 

- Да, да беләм,- диде түзмичә генә Абдулла. - Мин бит үземдә, белмичә генә булса да, шул каберләр яныннан узганда: “ бу мәетләрнең җәннәттә урыннары булсын диеп” әйтеп узам. Миңа алар таныш булмаса да, шулай әйтәм.

- Да, ярый, бу яхшы теләкләр, Абдулла. Тормышта шундый булырга кирәк. Хәзер мин сөйләгәннән соң син ул адәмнәргә усал карашта торсаң, киләчәктә баларың да шундый үсәрләр. Үч алучы булып яшәргә кирәкми,- диде Нуриман абзый Абдуллага карап.

 

-          Да, нинди хәлләр булган икән, -диде Абдулла тагын үз-үзенә уйланып.

-          Тормыш көнендә барда була. Шундый ук бер история тагын да булды сезнең гаиләдә. Заитның браты Аллямша исемле иде. Ничек әйттем инде, Аллямша сугышта үлде. Аның хатыны Шарафетдинова Зиядә иде. Зиядәнең браты Мәгди иде. Алар барда вафатлар инде. Күмелгәннәр безнең каберлекләрдә.  Әнә, алар, Байдуллиннар (Нурия) нәселенең мәетләре янында яталар. Җәннәттә урыннары булсын иде.Амин. Шул Мәгди дигән авылдашның бер историясын сөйләмәкче булам  сиңа.

-          Сөйләгез, Нуриман абзый, мин чын күңел белән тыңлыйм. Максутның да авыл  сайтында шундый авылдашларның язмышы языла тора.

-          Ярый. Шул Мәгди дигән яшь егет, 1941 нче елны сугыш башлангаанда Мәскәүдә була. Казанский вокзалда билет артыннан басып тора була күрәсен. Кинәттен краснопогонниклар 10-15 ир кешене тотып алалар да, отделенияга итәләр. Алар белән озак сөйләшеп тормыйлар отделениеда, документларын алалар да, төнлә поездга утыртып берничә йөз кешене, Сибирь якларына озаталар. Билгеле инде, лесоповалга. Сугыш бара бит. Берничә елдан соң, шахтагаларга күчерәләр. Газаплары күп була, ничек әйтәләр - “эт газаплары”. 10-12 ел шундый хезмәттән соң, берничә тапкыры иске-поскы өс-киемен алыштыра тора. Кирәк булган ачка үлмәскә, тик тере калырга, сакланырга. Мәгди дигән кардәшегез бәтенләй хәлсезләнгән.  Көннәрнең бер көнендә, шулай бишмәтен капшана-капшана, яның ягасында ниндидер берәр төймә сыман зат таба. Ачып карагач, ул анда 3-4 алтын царская монетасын таба. Элек аптырана кала. Чөнки моны күреп, башка берәүләр аны үтерүе мөмкин булган. Бөтенләй хәлсезләнгәч, ул лагердагы табибка бара да, сөйли хәле юклыгын һәм әйтә : “ Мин ди сиңа бирәм берничә монета акча, син мине коткар бу җирдән, төрмәдән. Минем туганнарым да бит белмиләр мин кая икәнлекне.” Дөрестәндә, лагердагы табиб риза була ярдәм итәргә. Ул да бит рисковать иткән инде. Тик Мәгдинең начар хәле булуы, “лагерда үлмәсен инде” дигән табибның фикерләре табибка җиңел була Мәгдине “списать” итәргә лагердан. Шуннан соң, ул ис китәрди юллар кичеп, туган авылыбыз Шубинога  кайтып җитә. Озак еллар буе Сергачта железнодорожник булып эшләде.

-          Да,-диде Абдулла тагын гайранга калып, -ә бала ул кызы бармы кем булса дөньяда хәзер?

-          Да, бар иде бер улы, бер кызы. Алар да озак еллар Сергачта яшәделәр. Бәлкем яшиләр хәзер дә. Тик килгәннәр юк инде авылга озактан бирле.

-           Ә Мәгди белән Зиядә абстайның каберләрен кем карый?

-          Ишеттем, авылдашыбыз Максут  төзәткән. Кабер ташы яздырган, чардуаннарын сырлаган. Рехмет үзенә.

-          Тагын шунарга әйләнеп кайтабыз бит, Нуриман абый. Ничек соң шундый Мәгди дигән авылдашның  балалары аталары каберенә  борылып та бакмыйлар?

-          Әй, Абдулла, сиңа әйтәм бит инде: “бар адәмнәр, бар -кешеләр”. Безнең соң авылдашлар арасында бик азмы яшьләр диеп уйлыйсын, кайсылары сугышта үлгән бабаларының исемнәрен дә белмиләр.

-          Бик булыр, Нуриман абзый.

-          Әнә син әйттең бит, Максут сайтында авылдашлар язмышы  турында языла диеп. Бу дөнья соң ничек алга бара, кем аны алга төртә диеп уйлыйсын. Без бит һәммәбез дә ашаучылыр- йоклаучылар, ә бар барыбыз өчен дә кайгыручылар. Кайбер вакыт авызыбызга куйганны да-йоталмыйбыз.

-          Дөрес әйтәсез, Нуриман абзый. Мин шундый вопросларны: гаиләбез каян килеп чыккан, нинди кешеләр булган дигән вопросларны яза барам.

-          Да, ул кызыклы эшләр. Әлеге яшьләргә көн үтте, иртәгә -тагын булыр.

-          Максут авылдашыбыз язган иде сайтында киңәш итеп, Нижний Новгородтагы архивтан алырга авылыбыз турында булган барлык язмаларны һәм “перепись населения д.Шубино за 1834 и 1850гг”. Тик бер адәм дә кызыксынмаган.

-          Да, бу бик ис китәрди эш, Абдулла. Ничек кирәк инде белеп торып, алмаска ул документларны. Нинди акчага булса да, алырга иде кушылышып. Кирәк-кирәкмәгәнгә акчабызны туздырабыз, кирәкледән- җәллибез.

-          Нуриман абзый! Документларны алмау-ул соң нәрсәдән.

-          Билгеле инде, ваемсызлык(равнодушие). 

-Да, да , Нуриман абзый! Шулай инде күрәсен. .....Да.... Сез бик тирән нәрсәләр сөйлисез,- диде Абдулла.

-          Ярый, озак утырдык биредә, Абдулла, әйдә өйгә узыгыз. Кереп чәйлик бергәләп, - диде дә, Нуриман  Абдулланы  өенә алып керде.

 

 

--------------------------------------------------------------

М.Максут. Бәлкем киләчәктә дәвамы булыр.

1.Игътибар белән укыган кеше күп нәрсәләр  аңлар бу язмадан. Статистика  буенча, бу язманы бик күп кеше караган.Дөрестән дә-күп. Укыганнармы, әллә караганнар гынамы- аны берни әйтәлмим.  

2. Өстәге язылган историялар(күк төстәге сүзләрдән соң) һәм әйтелешләр (поговорки) әтием М.Мясум тарафыннан миңа сөйләнгән иде 2000 елларда. Алар дөрес булган хәлләр. Тик ул авылдашларның исем фамилияларын ачыклап күрсәтәсе кирәкми. Мин үч алырдый кеше түгел, аның өчен тумаган. Шуңа карата исем-фамилияларны да, сценарияны да аз гына үзгәрттем. Нигә  аларны карт көннәрендә шуларны кайтарып сөйләп рәнҗетим. Киресенчә, алар белән гомере буе дус тордым. Киресенчә, мин сайтымда аларны хөрмәтләп, рәхмәтләр эйтеп отдельный статьялар яздым " Авылдашлар язмышы" разделында.
Булган хәлләр инде. Ходай кичерсен барсында. Амин.

 

 

М.Максут. 04.03.11 ел.

 

 

 

Ә бүгенгес көнне (июнь 2016 нчы ел)  шулай бу язманы күңел биреп укысаң, бик күп файдалы моментлар бар анда.Менә шулай 5 ел моннан элек  язылган иде. Алар бүгенесе дә актуальныйлар.
Тик мондагы күрсәтелгән персонажлар гына   барда вафат булдылар.  Барысының да рухлары шат булып,Җәннәттә урыннары булсын иде.Амин.

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music файл 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music файл 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music файл 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music файл 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music файл 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music файл 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music файл 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music файл 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 аудио файл 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 аудио файл 2.9 MB

"Минем табибым"

https://ok.ru/video/866745913749

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.