Садек абзый йорты ( с.Куйсуы).

 

Куйсуы авылындагы танулы, күренекле, дини якташыбыз Садек абзый белән бәйләнешле, минем 2011 нче елда язылган берничә статьям бар. Аларны мөмкин укырга астагы язмаларда.

 

Куйсуы Садек абзыйлар йорты Cергач-Нижгар татарларында һәрвакыт зур кызыксыну тудыра. Бигрәк тә яшьләр арасында. Кем ул, Садек абзый, нинди чорда яшәгән, ниләр белән шөгыльләнгән, ни өчен аның исемен бүген дә татар-мөселман күңел түрендә саклый, ул торган йортны, аның хәтерен тирән ихтирам итә?

Күпләргә бик яхшы таныш булган язучы-галим Алимҗан Орлов һәм күренекле якташыбыз Юнисов Фәрәхша абзыйның язмаларына таянып, бу сорауларга җавап эзләргә булдык.

Куйсуы авылын элек, XIX гасыр ахырларында кайчак "изгеләр авылы” дип тә йөрткәннәр. Чөнки биредә ул заманга карата укымышлы дин әһелләре яшәгән. Хәзер дә хәзрәтләр йортына ерак-ераклардан мөселманнар килә, садака китерә, йорт хуҗаларын өмет-дога белән искә ала.

Монда яшәгән муллалар турында сүз башлап киткәндә, аларның шәҗәрәсенә игътибар итәсе килә. Бүген Садек мулланың нәсел тамыры җиде буынга кадәр билгеле. Нигездә Бизәки исемле кеше, аннан Сәйфетдин, Биккенә, Бик-мөхәммәт, Абдулҗәлил, Юныс һәм Садек. Ләкин бүгенгә бу нәсел турында Абдулҗәлилдән башлап кына мәгълүматлар сакланган. Мәсәлән, "Сафаҗай дәфтәрләре” дигән кулъязмада Абдулҗәлил һәм Юныс хәзрәтләрне искә алып үткән берничә урын бар, дип яза туган як тарихын өйрәнүче Ә.Мөхәммәтҗанова. Менә алар:
"1800 елларда безнең кария кешеләре Куйсуы хәзрәтләренә йөреп, аларга хезмәт итеп, кул биреп мөрид булмышлар иде. Хәтта иген өлгергәч урырга-сугарга барырлар иде һәм Абдулҗәлил хәзрәт тә безнең кариябезгә килеп икешәр атна торыр һәм Юныс хәзрәт тә килер иде...”

XVIII гасыр ахырында Куйсуында кадим нигезендә дини белем бирә торган мәдрәсә барлыкка килә. Абдулҗәлил хәзрәт ачкан бу мәктәп-мәдрәсә кадемчә, ягъни электәгечә белем бирүгә исәпләнгән була. Шуңа күрә урыслар аны "ака-демия” дип язмаларга керткәннәр. Түбән Новгород гимназиясе архивындагы бер документта болай диелгән:
                             "От директора гимназии Кушелева – губернатору.

До сведения моего дошло, что... в Сергачском округе находится татарское училище под названием "Академия”. В этой академии сверх арабского языка преподается российский и математика, а может быть и другие предметы”.

Гимназия директоры губернатордан Сергач земство суды аша "академия” турында төгәлрәк мәгълүмат сорый. Һәм 1808 елның 5 декабрендә губернаторга Сергачтан хәбәр килә. Анда: "Училище то находится в Сергачском округе, Пашатовской

волости, в деревне, называемой "Овечьем овраге” в парочном для сего доме, состоящем из двух покоев под управлением двух соборных мулл, одного той же деревни  Ключище Фейзуллы Абубякирова, имея при себе 4 человека учителей из татар же разных деревень. Отопление и освещение того училища на отчете первого муллы, не взимая от учеников никакой благодарности, поставляя награду в будущей жизни. Учеников 92 человека, из которых некоторые живут в том же училище, а другие у родственников в той же деревне, но все на своем содержании. Обучаются турецкому, арабскому, персидскому языкам и арифметике”...


Абдулҗәлил хәзрәтнең дин агарту эшен улы Юныс хәзрәт дәвам итә. Аның җиде баласы була. Барысы да диярлек муллалар. Сабир, Мөхәммәт, Юсип хәзрәтләр, Юсип улы Адим хәзрәт – төрле елларда авыл муллалары. Шакир хәзрәт Петербург мәчетендә мулла хезмәтен башкара, ә улы Хасян ХХ гасыр башында авылның икенче мәчетендә мулла була. Дүртенче улы Садек хәзрәт бөтен гомерен бабасы нигез салган мәдрәсә эшчәнлегенә багышлый. Аның вафатына 120 еллар булса да, халык хәтерендә якты истәлекләр күп сакланып калган.

Садек хәзрәт шәкертләрне бушлай укыткан. Еш кына: "И балалар, мин үләрмен, ә сез йортыма килеп мине искә алырсыз, бер-ике тиен садака куеп китәрсез. Ә инде йортта кеше булмаса, өйнең туфрагына куярсыз. Миңа рәхмәтегез шул булыр. Сездән калган балаларыгыз һәм дә оныкларыгыз минем шушы васыятемне үтәсеннәр”, - дип әйтә икән.

Садек хәзрәт гомерендә ике тапкыр Мәккә җиренә хаҗ кыла. Беренче сәфәрендә ике ел ярым йөреп кайта, икенче хаҗына әнисен дә үзе белән алып бара.

Садек хәзрәтнең ике хатыны була. Беренчесенең исемен хәтерләмиләр, ә икенчесе – Фатыйма абыстай. Балалары әле сабый чакта гүр иясе булганнар. Шуңа күрә туганнары Сабир белән Назыймның балаларын үз балалары кебек якын күргәннәр. Сабир мулланың Сәрбиҗамал исемле кызын Кочко-Пожар егете Фәйзханов Юниска тормышка бирүе дә туганнарча кайгырту билгесе дип санарга кирәктер. Ә Юнис белән Сәрбиҗамалның кызы Зәйнәп Осман мулла Әсфәндияровның хатыны. Олырак балалары Фәрәкша, Абдулкадер, Асхапҗамал да авылда нәселне дәвам иттеләр.


Юнисов Фәрахша Юнис улының хатирәләреннән күренгәнчә, Куйсуы белән Кочко-Пожар аеруча нык рухи бәйләнештә булган, ә Садек абзый нәселе Ярмухәммәт, Әсфәндияр муллалар белән кардәшлек мөнәсәбәтләрендә торганнар.

Билгеле булганча, Куйсуы мәдрәсәсендә күрше авыллардан бик күп ир балалар дини белем алган. Шунда Ярмухәммәт хәзрәтнең фатыйхасы белән Фәйзханов Юнис та ислам нигезләрен үзләштергән. Матур холыклы, сабыр, зирәк акыллы шәкерт хәзрәтләрнең күңеленә хуш килә. Хәтта мәдрәсәне тәмамлап кайткач та, Садек абзый Әсфәндияр муллага хат язып авыл балаларын укыту, дини һәм дөньяви белем бирүне Фәезханов Юниска йөкләвен үтенә.

Алай гына да түгел, югарыда әйткәнчә, укымышлы шәкертенә Садек абзый туганы Сабир хәзрәтнең Сәрбиҗамал исемле кызын димли. Яңа яшь гаилә ике авыл муллалары йортларын тагын да якынрак итә, кардәшлек элемтәләрен тагын да ныгыта. Моны Садек абзыйның һәм Алим абзыйның Пожарга еш килеп йөрүләре генә түгел, пожарлыларның Куйсуында еш булулары да исбатлый. Садек абзыйның хатыннарының берсе, Кочко-Пожарның икенче мәчете мә-хәлләсе мулласы Ярмөхәммәтнең кызы булуы да бик мөмкин. Чөнки Осман мулла Әсфәндияровның туганнары һәм балалары, аеруча Хамдүсәнә һәм Сәкинә исемле кызлары ике туган Садек абзый белән Алим абзыйлар йортына Мөршидә белән Сара исән чакта, әбиләр йорты кебек якын күреп йөриләр, икешәр–өчәр көн кунак булып, һәрчак бүләккә йә киндер сөлге, йә берәр аршин күлмәклек, сугыштан соңгы авыр елларда балаларга берничә кадак он, ярма алып кайталар иде.


Сабир мулланың Кочко-Пожардагы кодасы белән җылы аралашып, елга өч-дүрт тапкыр җәмәгате белән кунакта булуы турында искә ала Юнис мулланың улы Фәрахша. Ә Садек абзый соңгы мәртәбә Пожарга 1886 елда килә. Шунда авылыбызның укымышлы кешеләре, шул исәптән Әхмәтҗан хәзрәт, Ризван ишан, шулай ук Куйсуында укыган азанчылар Камол, Айнетдин, башка дин әһелләре белән очраша. Югары авыл мәчетендә җомга намазында катнаша, динебезнең чисталыгын саклау турында вәгазь-фикерләрен әйтә, чөнки күп гасырлар яшәп килгән дини йолаларның нигезен үзгәртергә теләүче мосафирлар авылларда күренә башлый ул чакта. Аларның йогынтысы мәчет-ләргә дә үтеп керә.

Садек абзый һәм Алим хәзрәтләр салган традицияләр Куйсуында бүген дә саклана. Бу изге йортка килгән кешене һәрчак ягымлы йөз белән каршы ала- лар, чәй эчермичә җибәрмиләр.

Садек хәзрәтнең бүлмәсе бүген дә элекке хәлдә. Монда күп нәрсә аның заманыннан калган: ул яткан карават, аның өстәле һәм сандыгы, стенада үз кулы белән күчереп язган Коръән сүзләре, өстәлдә – хаҗ җиреннән китерелгән пыя-ла күзле дисбесе (шушы күздән карасаң, хаҗ җирен күрәсең). Сандык өстендә кызыл тышлы китап. Шушы китап буенча хәзрәт җинаять кылган кешегә шәригать кушканча гадел хөкем чыгара торган булган.

Хәзерге вакытта бу йорт ни хәлдә, кемнәр яши биредә?
Моннан байтак еллар элек Куйсуы абзыйлар йортында Садек абзыйның ике кыз туганы Мөршидә апа белән Сара апа яшәде. Мөршидә апаның үлгәненә инде байтак вакыт бар, ә Сара апа 1992 елның мартында дөнья куя. Бу ике туган шушы йортка бөтен гомерләрен багышладылар, Садек абзыйны яд итәргә килгән кешеләрне каршы алып, озатып тордылар.

Соңрак бу йортта Садек хәзрәтнең өченче сеңлесе Равиянең улы Харис хатыны Сания белән яшәде. Алар авылга Мәскәүдән кайтып төшкәннәр иде. Сания апа: "Бу изге йорт. Аны буш тотарга, ялгыз калдырырга ярамый. Бу йортка килгән һәрбер кешенең хәерле теләге кабул кылына”, - дип сөйли торган иде.

Бүген бу йортны Зөбәйдә ханым Мерсияпова карап-кадерләп тора. Садек абзыйның өе үзгәрешсез хәлдә, тик, яхшырак саклансын диеп, таш йорт эченә алынган. Хәзрәт кулланган әйберләрнең байтагы үзенең гадәттәге урынында. Килгән кешегә ишекләр һәрвакыт ачык, Зөбәйдә ханым һәркемне якты йөз белән каршы ала. Гадәттәгечә, өстәлдә самавыр кайнап тора.

Садек абзыйның эшен дәвам итеп, Зөбәйдә ханым хәйрия кыла, ятимнәрнең, ялгызак картларның, авыруларның күңелен күрә, балалар йортларына ярдәм итә. Һәм халык аңа моның өчен бик рәхмәтле. Садек абзыйның, Алим абзыйның йорты, аларның изге рухы һәркемгә көч-дәрт чыганагы булып тора. Һәм киләчәктә дә шулай булсын иде.

Куйсуы авылына,Садек абзый йортына бару традициябызны бозганыбыз юк.Аллага шокер. Бу елны да, 2011 нче дэ, кызым Гульнара 
Шубино хэм киявем Ринат  Исмаил улы (с.Грибаново) сау-исен балалар доньяга тудыргач, Садек абзый йортына 2 сарык корбан итеп тапшырырга булган иделэр. Бугенгесе, Аллага шокер, ике сау-исэн балалары туды. Туган жаннарга Ходаебыз исэн-саулык, аталы-аналы булып, бэхетле тормыш яшэргэ язсын иде. Амин. Биргэн вэгъдэлэрен июль аенда барып утэделэр.
Суз унаенда эйтеп китим инде шулсын да.
Быел, 2011 нче елнын июль аенда, хорметле Зобейда апа безнең Шубино
авылы картларына рехметлэрен белдереп, корбанга 3 сарык жибэргэн. Авылдашым , Жафяров Мунир абый, аларны Алла ризалыгы очен суйган-башкарган, хэм дэ авылдашыбыз Разия апа  Курамша кызы карт авылдашларыма тапшырып чыккан.Минем энием Хавага да өлеш тигэн, кайсысы һәр катемын укыган саен Садек абзыйның да  рухына  багышлый.
Шуннан чыгып, Садек абзый йортыннан бирелгэн корбан нафкалыры өчен авылдашларым исеменнэн һэм энием Хава исеменнэн, уземнен исемемнэн рэхмэтлэремне белдерэм.
Шулай ук ни белгэнемне шул биттэ ук языйм инде. Сонгы айларда, 1850-1900 елларда булган авылдаш мулларыбыз турында архивтан алынган документлар буенча торле язмалар язарга туры килэ. Шуларнын берсендэ, алар арасында зур бэхэс булмаган бер язма очрады. Ике авылдаш муллабыз бэхэсне чишэ алмагач, Нижегородское губернское управлениесы ярдэм сорап, Куйсуы авылы мулласына Абдулжалилов Мухамметшакер абзыйга моражагать ителэ. Мухамметшакер абзый ярдэмендэ барлык вопрослар чишелэ. Бу эшлэр 1852 нче елны була. Шуннан белик инде, нинди авторитетлы булганнар Куйсуы авылы муллалары, Садек абзыйнын ата-бабалары хэм братлары.
Садек абзыйнын йортына юлларыбыз озелмэсен иде. Амин.

Изге телэклэр белэн, М.Максут. Шубино     .
================

 

Куйсуы Садек абзыйлар йорты   Бик кызыксынып укыдым бу статьяны. Садек абзый кебек кешеләр һәм аларның эшләре мәңге яшәсен иде безнең күңелләрдә.
Шөбиле авылы кешеләре, шулай үк мием гаиләмдә яшәүчеләр дә , хөрмәтләп йөрибез Куйсуы авылына, Садек абзыйның йортына. Ул авылга берәр баручы авылдаш булса, бу хәбәрне тиз итеп күрешләргә белгертәләр. Садек абзый йортына күтәреп куйган хаерларны анда баручыга тапшыралар.
Мин үзем дә һәр ел саен анда барып кайтам дисәм ярый. 
Бер баруда, Зөбәйдә абстай әйтте дә: “Пожалуй, Шөбиле авылыныкылар барысыннан да ешрак йөриләр диеп”. Дөресме-юкмы, әллә безнең күңелебезне генә күтәрер өчен әйткән булдымы,- барыбер ишеткән колакка яхшы.

Элек ул йортка Шөбиле халкы кырлар аша җәяүләп, яисә ат белән арбада йөри булганнар.

1975 елларда,минем бер двоюродная сестрам сырхаулагач , әтием сүз бирде: җәяү барып килергә Куйсуына, Садек абзый йортына. Сүзендә торды. Ә бит Шөбиленнән якын гына ара түгел. Иң зурсы: ярдәме булды.Сестрам исен-сау бүгенгесе. Балалар һәм оныклары бар.
Әгәр инде тагын язасы бар икән, шуны да кыска итеп языйм. Баллахи, билляхи дөрес язылган сүзләр.

Беренчесе. Кызым Гульнара 2005 елда институт йортын укып бетергәч, шатлыгыбыздан, Садек абзый исеменә аш(куй) суярмын диеп вәгъдә биргән идем. Ул көн килеп җитте. Иртәгә Куйсуына барырга дигәндә, кичен хаерларыбызны һәм суелган куебызны хәзерләп калдырдык. Ә миңа төнлә шундый төш инде:
“ Әйтерсең мин инде анда барыпмын. Садек абзыйның элекке агачтан эшләнгән өенә керепмен.Аның белән бергә, өстәл артында, икәү кара-каршы утырып, дөнья хәлләрен сөйләшеп тордык. Аның сүрәте дә, нәрсә киенгәне дә хәзер дә бик яхшы күз алнымда. Шул гына да түгел. Аның артындарак , ике ягында да  ике 6-7 яшьлек ир бала баскан иде. Алар без сөйләшкәнне тын булып тыңлап тордылар. Аннары без аерылыштык.
 Әгәр сез өстәмә итеп сорасагыз ачыгырак язарга- мөмкин аны да башкарырга. 
Өй эче. Бераз караңгырак, үтә якты түгел. Потолоклар түбән. Сырламаган.
Садек абзый үзе. Минем күз алдыма(представился) урта буйлы кешедән аз гына зур, киң йөзле, подбородыгында гына булган кыска сакалдан. Башына, матур итеп, кара куй тиресеннән эшләнгән шапка кигән иде. Ул хәзерге шапканы күз алдына китерә, тик бераз биеклеге зуррак һәм төз тора. Остендә озын җиңле, бераз темный төстә күлмәк, аның өстеннән кара камзол кигән иде.
Аның артындагы ике малайныкы(шәкертләр, шулай әйтер идем). Аларның өсләрендә, шундый ук өс киемнәре сыман иде. Башларында да шулай”.

Әгәр, безнеңчә хәзер әйткәндә, фоторобот төзергә кирәк булса, мин шиксез эшләп бирер идем. Тик статьяда, сайтта күрсәтелгән рәсеме белән бераз разница булуы мөмкин. Шуннан чыгып, мин бернәрсәгә дә не претендую. Икенче яктан уйлыйм, возможно мине бер башка карт шулай каршылады. Шулай да мөмкин булырга.

Иртә тору белән әниемә сөйләдем төшемне. Ул да чын күңелдән Алла юлында. Ул әйтте: “ Синең кылачак(кылган) ниятләреңне һәм суелган ашны(куйны), ул инде син аның йортына барганчы- алдан кабул итеп алган диде”.

Сөйләп узыйм тагын бер булган хәл.
Минем авылдашым, әйтик исеме Руслан, ул да бик чын күңелдән Аллага ошанучы. Ул миңа үткән 2010 елның җәендә шуны сөйләде.
Аның бар бер иптәше. Ул Уфа якларыннан. Исемен язмый торам, хотя авылдашлар аны белә, күргән дә бар. Ул народная медицина кебек эшләр белән шөгелләнә. Экстрасенс сымакмы була инде.Шулай ук кешенең авыруларын точечный массаж белән дәвалый.
Ул бу елларга кадәр дин белән кызыксынмаган. Руслан белән таныш булгач, Руслан аны Шөбилегә кунакка чакыра. Берәр кызыклы әйбер кунакка күрсәтим дигән булып, ул кунагын Куйсуы авылына, Садек абзый йортына алып бара.
Барып керәләр. Зөбәйдә абстай бик яхшы каршы ала.Түр артына узалар. Русланның иптәше күз йөртеп чыга өй эчендәге әйберләргә. Аннары, Зөбәйдә апаның керешүе була Корьән укырга, шул вакыт Русланның иптәшенә, өй эченә күктән төшкән нурлар күренә. Аның күләмен ачыкласаң: 2на2кв.м идән өстендә, ә очы озайган күккә кадәр. Тик ул нурлар шул кешегә генә күренгән.
Шул эшләрдән соң, Русланның иптәше Садек абзыйның кабере янында да була.Анда да шул ук нурлар бар икәнлеген күрә, һәм динсез булган кунак Ислам диненә керергә риза була.
Хәзер ул һәр ел саен Шөбиле авылына төшкәч, Куйсуы авылына бармыйча калмый. Шул кунакның әйтүе буенча, ул аннан дөнья энергиясы алып килә икән(заряжается).

Бу адәм белән мин үзем дә кызыксындым.
Безнең Шөбиле авылында 1820 еллар да туган, бер Хамит абзый исемле, күренекле мулла булган. Аның турында мин “История села Шубино” дигән сайтыбызда да яздым. Авылдашлар әйтүе буенча,алар Садек абзый белән дуслар булганнар. Күрәсен ,Хамит мулла гади кеше генә булмаган, чөнки ул күгәрченгә дә әйләнә булган.
Төп фикерем: Хамит мулланың кая күмелгәнен дөресен белмибез. Кабере билгесез. Аның малае мулла Зарип абзыйның кабере билгеле. Русланның иптәше үзенең энергиясына таянып, күрсәтеп бирә кая Хамит абзый күмелергә мөмкинлеген. Тик ул урында чардуан да, кабер ташы да юк. Тик шул күрсәтелгән, билгесез урында, сөякләр барлыгын энергиясы белән сизә. Шул күрсәтелгән урын янында бер киселгән калын агачның төбе генә ята( без яшьләр коллективно ул урынны чистарттык 2008 елны).
Дөрестәндә, бәлкем шул Хамит мулланың кабере? Ошанырга-ошанмаска, үзебез белмибез. Без, Шөбиле яшьләре, җыелышып, шундый күренекле мулла Хамит абзыйга үзебез исемебездән чардуан һәм кабер ташы куяр идек.

Садек абзыйның элемтәсе безнең Шубино авылы муллалары белән булганлыгын шиксез беләбез. Ул турыда бераз бу статьяда бар.

 

 Наши муллы  и Садек абзый из Куйсуы.

 

 

                                                                                М. Максут.

 

Өстәмә итеп тагын шул сүзләрне язар идем.
Бу дөньяда яшәгәндә адәмнең фикерләре, ниятьләре яхшы, чиста булырга тиеш. Чөнки берәүнең фикерләре - ул  аның тормышы, тормышының эчтәлеге. Нинди фикерләр белән яшәрсен - шундый тормыш торырсын.

 

 

 

Автор сайта:

Песни на стихи М.Максута.
Музыка Ф.Динара.

  В исполнении Ф.Динара.

№1. 15 ел бергэ
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music файл 3.5 MB
№2. Кайда яшьлек елларым
08 Дорожка 8.wma
Windows Media Music файл 3.3 MB
№4. Сөйгэнемэ барам
14 Дорожка 14.wma
Windows Media Music файл 3.0 MB
№5. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music файл 3.8 MB
№6. Жырлыйк,дуслар
01 Дорожка 1.wma
Windows Media Music файл 3.8 MB
№7. Сагышлар
06 Дорожка 6.wma
Windows Media Music файл 5.0 MB
№8. Еллар утсэ-утсен инде
11 Дорожка 11.wma
Windows Media Music файл 5.0 MB
№9. Ак кошларым
15 Дорожка 15.wma
Windows Media Music файл 2.9 MB
№10. Дустыма
Дустыма.mp3
MP3 аудио файл 3.1 MB
Энкэйлэр.mp3
MP3 аудио файл 2.9 MB

Нажав на ссылку Другие песни..можно просушать еще 4 песни:
- Газиз анам
- Минем табибым
- Туган авылым
- Энкэйлэр.

 

М.Максут.